Салкын йортыбызга үтеп кермәсен өчен анда һава коры булырга тиеш, дип исәпли күпләр һәм дымлылыкны ничек тә киметергә тырыша.
Ләкин, галимнәр белдерүенчә, артык җылы йорт эчендә хасил булган коры һава кеше сәламәтлеге өчен хәвеф тудыра: ул борынның вируслардан саклый торган лайлалы тышчасын корыта һәм, нәтиҗәдә, кеше организмы инфекцияләргә бирешүчәнгә әверелә.
Киңәш: үзегез күбрәк була торган бүлмәдә һава артык коры булуга юл куймагыз. Моның өчен батарея яннарына сулы савыт куярга яки йомшак сөлгеләрне даими юешләп элеп куярга мөмкин.
Фото: lifehacker.ru