Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 сентябрь , 14:43

Исемнәре – төрле, шифасы – бер!

Бүгенге көндә даруханәләрдә гриппка каршы бик күп төрле препаратлар сатыла. Аларның шулай ук файдасы төрлеме икән?

Исемнәре – төрле, шифасы – бер!
Исемнәре – төрле, шифасы – бер!

Бүгенге көндә даруханәләрдә гриппка каршы бик күп төрле препаратлар сатыла. Аларның шулай ук файдасы төрлеме икән?

   Белгечләр әйтүенчә, чит ил препаратлары белән безнекеләрнең составы еш кына бер үк төрле. Ә менә хаклары – җир белән күк арасы! Тәгаен составларын белү өчен каптагы белешмә кәгазен уку да җитә: алар шул ук, ләкин чит ил даруларында препаратның коммерция исеме язылган була. Мәсәлән, бер аспиринның гына да... 75 төрле исеме бар. Моннан тыш, аспиринны кеше үзенең яшенә карап кулланырга тиешлеген дә онытмаска кирәк.

   Нәтиҗә: үзебездә эшләнгән даруларга өстенлек бирү дөресрәк булыр, җәмәгать!

Фото: aif.ru

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: