Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 сентябрь 2024, 13:22

Чирләү безгә кирәкмәс!

“Башинформ” агентлыгында вируслы инфекцияләр буенча эпидмизгел һәм гриппка каршы вакцинация башлануга багышланган матбугат конференциясе булып үтте.

Чирләү безгә кирәкмәс!
Чирләү безгә кирәкмәс!

“Башинформ” агентлыгында вируслы инфекцияләр буенча эпидмизгел һәм гриппка каршы вакцинация башлануга багышланган матбугат конференциясе булып үтте.

   Чарада  Роспотребнадзорның Башкортстан буенча җитәкчесе Анна Казак һәм БР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Галимуллина катнашты. Конференциядә эпидемия мизгеле шартларында уку елының ничек үтәчәге турында сүз барды, шулай ук журналистлар балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә карантин көтәргәме-юкмы, чикләүләр булырмы, бу мизгелдә нинди вакциналар кулланылачак һәм вакцинацияне кайчан эшләтергә дигән күпсанлы сорауларга җавап алды.

   Анна Казак әйтүенчә, эпидемия мизгеле элек ноябрь-декабрь башларында гына старт алган булса, соңгы елларда ОРВИ һәм ОРЗ  авырулары сентябрь аенда ук башлана. Болар, гадәттә, риновируслар һәм ковид (ул инде хәзер башка инфекцияләр кебек үк мизгел авыруы булып китте).

   Республикада бүгенге көнгә гриппка каршы 1,185 миллион доза вакцина кайтарылган, ә коллектив иммунитет булдыру өчен 2,4 миллион кешегә вакцина ясалырга тиеш.

   Кадерле дуслар! Матбугат конференциясе вакытында сүз барган мизгел авырулары, алардан саклану, дәвалау һ.б. хакында без “Өмет”нең киләсе санында язарбыз.

Фото: Башинформ.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: