Вейплар һәм электрон тәмәкеләр яңа үпкә чире – EVALI – барлыкка килүгә сәбәпче була. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итәләр.
Хәбәр ведомствоның Телеграм-каналында пәйда булды. 2009 елдан алып 2023 елга кадәр Русиядә тәмәке тартучылар 41дән 30 процентка кадәр (Росстатка сылтанып) кимегән дип язалар шунда ук, әмма бу начар гадәткә тиз өйрәнү, аеруча вейп һәм электрон тәмәкеләргә кала, диелгән.
Нәрсә ул EVALI?
EVALI (electronic–cigarette of vaiping product use associated lung injury) – электрон сигарет һәм вейплар куллану аркасында килеп чыккан кискен үпкә зарарлануы. Авыру беренче тапкыр рәсми рәвештә 2019 елда АКШта электрон сигаретлар һәм вейплар сатылу киң таралган вакытта ачыкланган. Шушы ук чорда бу зәхмәтне кулланучы үсмерләрдә һәм яшьләрдә тын юллары авырулары күзәтелгән.
Бу хәлдән соң АКШта EVALIдан3 меңгә якын кеше (2807) каза күргән, шуларның 68е үлгән. Белгечләр фикеренчә, авыруларс саны күбрәк һәм вакыт үтү белән алар тагын да артачак.
EVALIның билгеләре
Бу чирнең билгеләре COVID-19ныкына охшаш: югары тән температурасы, хәлсезлек, талчыкканлык, ютәл, тын кысылу, ә иң мөһиме – тәмәке тартучының үпкәләрендә компьютер томографиясе ярдәмендә җиңел ачыклана торган патологик үзгәрешләр.
Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирустан аермалы буларак, EVALIның тәүге билгеләре дип кешенең ашкайнату системасындагы үзгәрешләрне атарга кирәк, дип белдерәләр. Хәвеф шунда: әлеге чирне ачыклау авыр, чөнки бүгенге көндә бу диагнозны расларга яисә кире кагарга ярдәм итүче бер генә дә махсус тикшеренү юк.
Чыганак: rbc.ru