Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 август 2024, 10:10

Русия галимнәре үпкә яман шешеннән дару уйлап тапкан

Мәскәү физик-техник университетының Киләчәк биофизика институты белгечләре үпкә яман шешен таргетлы (Таргет терапиясе шешләрдәге биологик мишеньнәргә турыдан-туры йогынты ясый, бүленү туктатылуга, ягъни шеш күзәнәкләренең пролиферациясенә китерә) дәвалау өчен препарат уйлап тапкан. Дару 2024 ел ахырына кадәр пробиркала сынаулар үтәчәк, дип яза “Газета.ru”.

Инновацияле препарат KRAS ингибиторларына нигезләнгән. Галимнәр фаразлавынча, ул яман шеш күзәнәкләрен генә үтерәчәк һәм сәламәт күзәнәкләргә аз йогынты ясаячак. Яман шешләрне дәвалауда шундый алым максатлы яисә таргетлы дип атала.

“Үпкә яман шешен дәвалар өчен инновацияле препарат булдыру  проекты өстендәге эш   бүгенге көндә дөнья фарминдустриядә  нинди онкология мишеньнәре тирәсендә “ажиотаж” барлыгын ачыклау тикшеренүеннән башланды. Бу KRAS ингибиторлары булып чыкты”, – дигән МФТИның Киләчәк биофизика институтының клиник алды тикшеренүләре лабораториясе мөдире Антон Алашеев.

Пробиркада тикшеренүләр тәмамланганнан соң, белгечләр препаратка клиник алды һәм клиник сынаулар үткәрәчәк.

Фәннән ерак торган кешегә югарыда язылганнар аңлашылмый, әлбәттә. Иң мөһиме: бу препарат чыннан да яман шешне дәвалауда нәтиҗәле һәм  якын киләчәктә гади кешеләр сатып алырлык булсын иде. 

Чыганак: bashinform.ru

Читайте нас: