“Балагызда онкология...” Ата-ана өчен моннан да авыррак сүз ишетү мөмкинме икән? Дөрес, Җир шарында әллә нинди авырулар, йөзләгән төрле диагноз бар. Әмма монысы турында хәбәр алучыларның аяк астында җир убылгандай буладыр ул.
2021 елда Башкортстанда 100дән артык балага онкология диагнозы куелган. Хәзер бу сан тагын да артты. Һәркемне борчуга салырлык хәл. Шунысы күңелне бераз җылыта: авыруны никадәр иртәрәк ачыкласаң, дәвалану нәтиҗәсе шул кадәр яхшырак булачак бит. Әйтергә кирәк, соңгы елларда медицина югары технологияле һәм заманчага әйләнә бара. Моны без халыкның гомер озынлыгы артуы, балалар үлеме кимүе нәтиҗәсенә карап та әйтә алабыз.Соңгы биш елда республика шәһәрләрендә, район үзәкләрендә бер-бер артлы заманча дәваханәләр, авылларда ФАПлар ачылуы моңа ачык дәлил. Быел исә Республика балалар клиник дәваханәсе базасында онкология, гематология һәм иммунология авырулары булган балаларга махсуслаштырылган, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен онкология һәм гематология үзәге ачылды. Үзәкне төзү турындагы карарны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кабул иткән иде һәм ул кыска вакыт эчендә тормышка ашырылды.
“Ел саен безнең республикада гына да табиблар 17 яшькә кадәрге балаларда 130га якын яман шеш очрагын ачыклый. Ә диспансер күзәтүе астында безнең Башкортстанда 850дән артык бала бар. Шуңа күрә республика Башлыгы вазифасында эшли башлагач, беренче көннәрдән үк республикада Балалар онкологиясе һәм гематология үзәге кирәк дип санадым”, – диде Радий Хәбиров.
Үзәккә 2021 елның сентябрендә нигез салына башлаган иде, 2023 елның декабрендә ул төзелеп бетте. 2024 ел башыннан тәүге пациентларын кабул итә башлады. Бу – 7 катлы һәм 17,7 мең квадрат метр мәйданлы, 92 койка урынга исәпләнгән мәһабәт бина. Ул шәһәрнең көньяк-көнчыгыш өлешендә, Степан Кувыкин урамында урнашкан. Биредә медицина белгечләре, балалар һәм аларның якыннары өчен уңайлы шартлар тудырылган, югары квалификацияле кадрлар тупланган һәм заманча технологияләр ярдәмендә онкология, гематология һәм иммунология авыруларын диагностикалау һәм дәвалау каралган.
“Бу үзәк күптәннән көтелгән сәламәтлек саклау объектларының берсе. Кызганычка каршы, балалар авырый, ә кайчакта алар нык та авырый. Шуңа күрә без, ярдәм эзләп читкә йөгермичә, Башкортстанда дәвалану мөмкин булсын өчен иң яхшы шартлар булуын теләдек. Бу хәзер, чыннан да, иң югары технологияле объектларның берсе. Башкортстанда аның ачылуы мөһим вакыйга булды. Мондый үзәкнең безгә нык кирәклеген яхшы аңлап, аны дәүләт ярдәме белән төзедек. Хәзер безнең төп бурыч – балаларга уңайлы шартларда нәтиҗәле дәвалану мөмкинлекләрен булдыру”, – диде Радий Хәбиров.
Русия Президенты Владимир Путин соңгы елларда Башкортстанда сәламәтлек саклау өлкәсенең күзгә күренеп алга китүен югары бәяләде. Үзәк ачылу уңаеннан ул:
- Радий Фәритович, сәламәтлек саклауны үстерү – гомумән, безнең бурыч икәнен беләбез. Ә балалар сәламәтле - бу инде изге бурыч. Шуңа күрә бу юнәлештә, әлбәттә, киләчәктә дә эшләячәкбез. Ә сездә үлемнең уртача күрсәткече Русия дәрәҗәсеннән түбән булуы яхшы күрсәткеч, – дип җылы сүзләрен җиткергән иде.
Әйе, Уфада балалар онкологиясе һәм гематология үзәге ачылуы республика халкының сәламәтлеген кайгырту, гомер озынлыгын арттыруга тагын бер зур адым булды.
Ярты ел эчендә тәүлек әйләнәсенә эшләгән стационарда – республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 1 700гә якын пациент, көндезге стационарда 33 меңнән артык бала дәваланган. Белгечләр 550гә якын инвазив манипуляция һәм операция ясаган.
Республиканың саулык саклау министры Айрат Рәхмәтуллин әйтүенчә, табиблар Мәскәү һәм Санкт-Петербургның махсуслаштырылган дәваханәләрендә укып һәм стажировка үтеп кайтканнар, үзәкнең барлык бүлекчәләре федераль, төбәкләр үзәкләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Үзәктә иммунология, молекуляр биология лабораториясе, шулай ук онкология һәм гематология, иммунология бүлекләре, операцион блок, анестезиология һәм реанимация, көндезге стационар, кабул итү бүлеге урнашкан. Биредә, төрле патологияләрне тирәнтен тикшереп,заманча медицина корылмалары ярдәмендә диагностика ясыйлар, шешләрне дәвалауның яңа ысулларын кулланалар, уникаль нейроонкологик операцияләр ясыйлар, шулай ук Башкортстанда тәүге тапкыр, сөяк мие трансплантациясен башкаралар.
Биредә кечкенә пациентларга дәвалану һәм аларның янында торучы ата-аналары өчен иң уңайлы шартлар булдырылган (аерым койка-урын, бушка ашау каралган). Шулай ук, озак дәваланган балаларга, укуларыннан артта калмас өчен, «УчимЗнаем» дәваханә мәктәбендә шөгыльләнү мөмкинлеге дә бар.
Республика балалар клиник дәваханәсенең баш табибы Людмила Семавина әйтүенчә, элек заманча дәвалау технологияләре өчен федераль үзәкләргә киткән балалар бүген барлык медицина ярдәмен Башкортстаннан читкә чыкмыйча ала.
– Бүгенге көндә безнең белгечләр, онкологлар һәм гематологлар күзәтүе астында республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән килгән меңгә якын бала тора, – ди Людмила Семавина. – Аларның химиотерапия курслары арасында өйләренә кайтып тору мөмкинлеге бар. Бу табиблар өчен дә бик мөһим – без пациентны күз уңынан ычкындырмыйбыз һәм тиешле дәвалау спектрын тулысынча үзебез башкарабыз. Һәр балага һәм аның әти-әнисенә аерым барлык уңайлыклары булган палата бирелә. “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектын гамәлгә ашырганы өчен ил президенты Владимир Путинга һәм републикабызда сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек тудырганы өчен төбәк Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәт белдерәм. – Гомум алганда, медицина өлкәсендә без алга атлыйбыз. Яңа технологияләрне үзләштерәбез һәм, шуларга нигезләнеп, балалар онкологиясе мәсьәләләренә оптимизм белән карый алабыз. Беренче чиратта, бу яман чирне җиңү күрсәткече. Әгәр 1990 елларда ул бары тик 5% тәшкил итсә, хәзер без 75-80% турында сүз алып барабыз. Бу чынлап та, алга атлау һәм төбәкләрдә милли проектларны тормышка ашыру нәтиҗәсе.
Онкология үзәгендә авыр язмышлы кешеләр ята. Баласында куркыныч чир табылган ата-ананың язмышы җиңел була алмый. Дөньяның иң заманча диагностика аппаратлары белән җиһазландырылган, онкология үзәгендә йөргәндә Дәүләкән шәһәреннән килгән дүрт бала анасы Алия белән таныштык. Былтыр аның тугыз яшьлек улында куркыныч авыру – лейкоз тапканнар.
"Улымны чираттагы тапкыр химиотерапиягә алып килдем. Хәзер иң авыр чаклар үтте инде, хәле көннән-көн яхшыра бара, шөкер. Дарулар белән дәвалану өйдә дәвам итәчәк. Диагнозы авыр булса да, вакытында дәвалану алгач, хәлебез яхшырды. Республикада шундый үзәк ачылуына без бик сөендек. Заманча технология, яңа аппаратлар, белемле, тәҗрибәле табиблар терелүгә ышаныч һәм өмет уята. Алар һәр балага “подход” таба беләләр, күңелләрен төшермәскә тырышалар. Әти-әниләргә дә төшенкелеккә бирелмәс өчен ягымлы сүзләр таба беләләр. Табиб кешене дару белән генә түгел, сүз белән дә дәваларга тиеш, диләр бит. Бу дәваханәдә нәкъ шундый һөнәр ияләре эшли”, – ди Алия.
Әти-әниләргә киңәшләр
Балаларның сәламәтлегенә игътибарлы булыйк!
Әгәр бала сәламәтлегенә зарланса, үз вакытында тикшерү узарга һәм яман шеш булмасын өчен, баладагы үзгәрешләргә бик игътибарлы булырга кирәк, дип киңәш итә табиблар.
Табиблар фикеренчә, борчулы симптомнар, ягъни «кызыл флаглар» булып түбәндәге билгеләр санала:
Бала хәлсез, көчсез була, физик эштән, актив уеннардан качарга тырыша;
Аппетиты бетә яки элек яратып ашаган ризыкларыннан баш тарта башлый;
Авырлыгы кими;
Муенында, култык астында лимфа төеннәре зурая, һәм бу берничә атна дәвамында саклана;
Тире катламы үзгәрә – тире төсе саргая, яки бик аксыл яки зәңгәрсу төскә керә; Әгәр 2-3 атна дәвамында бернинди сәбәпсез (салкын тимәгән, инфекция юк) баланың тән температурасы 37,3 – 37,5 градус чамасы тора икән, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бернинди сәбәпсез бизгәктән интеккән балаларның, гадәттә, 5-17 процентында онкология авырулары була.
Тәннең теләсә кайсы өлешендә тыгызлану, төерләр, шеш кебек әйберләр барлыкка килү. Хәтта ул бик кечкенә, 2-3 см чамасы гына булса да, үзеннән-үзе юкка чыгар дип өметләнергә кирәкми – кичекмәстән табибка барырга, тикшеренергә, җитди куркыныч булу-булмавын ачыкларга кирәк.
Фотода Республика балалар клиник дәваханәсенең баш табибы Людмила Юрьевна Семавина