Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 август , 15:42

Диспансерлаштыру вакытында кайсы чирләр ешрак ачыклана?

Күпләр диспансерлаштыруны җитди кабул итми. 

БРның Сәламәтлек саклау министрлыгы диспансеризация вакытында иң еш ачыкланган авырулар исемлеген атады.

Бүген хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә “Диспансерлаштыру үткәрү турында” доклад белән ведомство башлыгы Айрат Рәхмәтуллин чыгыш ясады.

Министр сүзләренчә, ачыкланган авырулар арасында беренче урынны кан әйләнеше чирләре алып тора. Икенче урында – сулыш органнары авырулары. 3 урында – шикәр диабеты һәм дүртенче урында яман шешләр тора.  

"Үткәрелгән профилактик чаралар нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр 228 402 авыру очрагы ачыкланды, шулардан беренче тапкыр ачыкланган авырулар хезмәт яшендәге кешеләрдә 50% проценттан артыграк тәшкил итә, диспансер күзәтүенә 87,1% алынган. Профилактик тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча 38 947 пациентка шифаханә-курорт дәвалануы тәкъдим ителгән, 292 676 кеше диспансерлаштыру күләменә кермәгән өстәмә диагностик тикшеренүләргә җибәрелгән, 709 кеше югары технологияле ярдәм күрсәтү мәсьәләсен хәл итү өчен җибәрелгән”, — дип сөйләде Айрат Рәхмәтуллин.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: