Файдалы һәм тәмле.
Җәй җәйлеге белән әллә ни сөендермәсә дә, мизгелләр үз вакытында алышынып торыр ул. Көзе дә көттермәс, кышы да килеп җитәр. Кыш безне чынлап сынаучы мизгел инде. Аңа алдан ныклы әзерлек һәм һәрвакыт ярдәм күреп тору кирәк.
Кышкы салкын көннәрдә организмны витаминнар, файдалы минераллар белән тукландыру хәстәрен алдан күрергә кирәк.
Язгы, җәйге айлар үләннәренең шифасы, аларны ничек файдаланырга кирәклеге турында төрле киңәшләр, рецептлар, җыю календарен әлегә кадәр “Өмет”тә бастырып килдек. Бүген, дуслар, сезнең игътибарга август аеның шифалы үләннәрен тәкъдим итәбез. Кемнәр дәва үләннәрен әле җыеп өлгермәгән, ашыгырга вакыт.
Шомырт
Шомырт урман санитары булып санала. Һәм бу очраклы түгел. Шомырт чәчәкләренең һәм яфракларының исе фитонцид үзлеккә ия. Менә шул агачны үзенчәлекле итә дә: аның зарарлы бөҗәкләрне һәм микробларны бетерү сәләте бар. Шуның өчен өйдә шомырт ботакларыннан чәчәк бәйләмнәре куярга кирәкми! Чөнки фитонцидлар таркалу процессында синиль кислотасын аерып чыгара, ә ул кеше организмы өчен дә зарарлы.
Шомырт җимеше составына дубиль матдәләр, органик кислоталар (алма һәм лимон), витаминнар – аскорбин кислотасы, рутин, антоцианнар, флавоноидлар, шикәр һәм эфир мае керә.
Шомырт антибактериаль һәм укмаштыргыч сыйфатларга ия, шуңа күрә ул эчәк инфекцияләреннән бик эффектив чара булып санала һәм эчәклек эшен җайга сала. Шулай ук кандагы холестеринны киметә, ялкынсынуга каршы тора, иммунитетны стимуллаштыра, капиллярларны ныгыта, металл тозларын организмнан чыгара, подагра, артрит, ревматизмны кисәтә.
Өлгергән җимешен дәвалану өчен июль-сентябрь айларында, кайрысын – иртә язда, чәчәген – майда һәм яфрагын җәй көне җыялар.
Шомыртны яңа өзеп алган килеш яисә шикәр белән болгатып ашарга, төнәтмәләр, кайнатмалар, салкынча эчемлекләр ясарга, киптерергә, туңдыргычта катырырга була. Шомырт агачының кайрысын тире-тукымаларны буяу өчен дә файдаланалар. Ул яшел һәм кызгылт-көрән тоннарны, ә җимеше кара-кызыл төсне бирә.
Шомырттан каһвә
200 мл кайнар суга ике аш кашыгы шомырт оны һәм тәменчә шикәр комы кушып, кайнатып чыгарырга. Әзер эчемлеккә сөт яки каймак салырга була. Ә шомырт онын сатып алырга яисә мөстәкыйль әзерләргә мөмкин: моның өчен июль яки августта пешкән җиләкләрне җыярга, киптерергә һәм төше белән бергә кул тегермәнендә (яисә кофемолкада) порошок булганчы әйләндерергә.
Фото: fruitnice.ru