Составы һәм файдалы үзлекләре бертөрле булмавын беләсезме. Ә нигә алай икән? Җавап монда:
Бал кортлары «ипи»не (перга) чәчәк серкәсеннән ала, аны кәрәзләргә тутыра. Даими саклана торган температура, дымлылык һәм бал кортының ферментлары тәэсирендә, ул ачый башлый, бу процесс 15 көн дәвам итә. Аннары бик кыйммәтле аксымлы азык барлыкка килә, аны бал кортлары үз личинкаларын үстерү өчен куллана, ә халык арасында ул «чәчәк серкәсе», «бал корты икмәге» яки «бал ипие» буларак билгеле.
«Бал ипие»нең составы һәм файдалы үзлекләре бертөрле түгел, чөнки серкә төрле үсемлекләрдән һәм төрле вакытта җыела. Шуңа да карамастан, анда һәрвакыт ферментлар, кислоталар, витаминнар һәм микроэлементлар була:
Бу исемлектән Е витамины һәм каротиноидлар, шулай ук калий, магний, тимер, бакыр, кобальт һәм цинкның күп булуын аерып күрсәтергә кирәк. Болардан тыш, монда кеше өчен гаять мөһим булган Омега-6 һәм Омега-3 кебек май кислоталары да бар. Чәчәк серкәсе белән чагыштырганда, «бал корты икмәге» витаминнар һәм микроэлементлар күләме буенча файдалырак һәм баерак. Моннан тыш, бу продуктның азык һәм энергетика кыйммәте күпкә югары.
«Бал корты икмәге», даими кулланганда, организмның барлык системаларына да уңай йогынты ясый. Иммунитет һәм тонусны саклау өчен ул аеруча файдалы. Аның файдалы үзлекләре:
Боларның барысын да исәпкә алып, мондый шифалы корт сыен читләтеп узарга ярамавы аңлашыла. Файдалы үзлекләре булу сәбәпле, «бал корты ипие» организмга ярдәм итә һәм ныгыта гына түгел, профилактикалауда да булыша:
Баш миенең кан белән тәэмин ителеше бозылганда һәм хәтер белән проблемалар булганда, «бал корты икмәге»н ашарга киңәш ителә. Продукт наркотикларга бәйлелеккә каршы көрәш өчен булдырылган комплекслы программалар составында үзен бик яхшы күрсәтә.
Табиб белән киңәшләшкәннән соң, аны йөклелек вакытында һәм бала тугач депрессияне кисәтү, шулай ук лактацияне яхшырту өчен кабул итәргә мөмкин.
Кайбер очракларда бал корты ипиен кулланырга киңәш ителми. Ул эндокрин системасы авырулары (диффузлы зоб), онкология һәм чәчәк серкәсенә аллергия булганнарга ярамый.
Кабул итү курсы 1 ай, аны 10 көннән 30 көнгә кадәр дәвам иткән тәнәфестән соң кабатларга мөмкин. Олыларга да, балаларга да «бал корты ипие»н кичке сәгать 6дан соң кулланырга киңәш ителми.
«Көненә 20 грамм корт икмәге (перга) куллану көчле вируслы авырулар (грипп, гепатит, СПИД) вакытында бик файдалы булачак.
Аны күбрәк кабул итү исә гипервитаминозга китереп, бавырга, бөергә, бизләргә зыян салырга мөмкин.
Профилактик чара максатында аны көненә нибары 10 грамм гына һәм ашаганнан соң куллану кирәк. Әлеге продуктны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшү зарур», – дип белдергән Татарстанның Теләче районында умартачылык буенча дәүләт инспекторы Нияз Сабирҗанов.
Чыганак: Интертат.
Фото: dommeda.ru