Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 август , 12:17

Сода сару кайнаудан коткарамы?

Чынлап та шулаймы икән соң?

Сода сару кайнаудан коткарамы?
Сода сару кайнаудан коткарамы?

Кешеләр арасында суга сода болгатып эчү сару кайнавын баса дигән гыйбарә киң таралаган. Чынлап та шулаймы икән соң? Бу сорауга гастроэнтеролог Наталья Панина болай дип җавап бирә.
Табиб раславынча, сода эчү сары кайнау өянәген тирәнәйтергә һәм сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин. Дөрес, сару кайнаганда сода файдалану күңелсез билгеләрдән вакытлыча азат итә, ләкин проблеманы чишүгә булышмый гына түгел, аны хәтта тирәнәйтеп җибәрә. Сода һәм тозлы кислота белән контакт булганда ашказанында углекислый газ җыела. Шул сәбәпле тоз кислотасы эшләп чыгару көчәя һәм үңәчкә чыгарып ташлана, бу үз чиратында ашказанының лайлалы тышчасына зарар сала.
Сода проблеманы чишми дип янәдән ассызыклый Панина. Әгәр даими рәвештә сару кайнаса, катлаулы чирләр килеп чыкмасын өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гастроэнтерологлар аеруча җәй мәлендә кешеләрдә сару кайнавы ешаюын билгелиләр. Сәбәпләрнең берсе - шашлык сезоны. Шашлыкны атна саен ашау ашказанының нормаль эшчәнлеген боза, ди алар.

Фото: radio1.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: