Магний — организмга бик кирәкле минераль матдә.
Ул каннан алама холестеринны чыгарырга булыша, шуның белән атеросклероздан саклый. Нерв системасының ярсуын киметә, баш мие кабыгының тоткарлау процессын көчәйтә. Спазмнарга каршы тора һәм тамырлар киңәюенә йогынты ясый: күрем вакытында авыртуны киметә, мускул спазмнарын бетерә, кан басымын төшерә.
Олы яшьтәгеләргә көненә 500 мг га якын магний кирәк. Атеросклероз, йөрәкнең ишемик авыруы, үт куыгы ташлары, эч кибү белән интеккән очракта магнийга ихтыяҗ арта, ә күпме таләп ителүен исә табиблар гына әйтә ала.
Организмда магний җитәрлек булса, кәеф күтәренке була, юк-барга борчылулар бетә, хәтерне дә яхшырта. Чөнки ул стрессларга каршы торучанлыкны арттыра.
Магний күп булган азыклар:
карабодай, кәбестә, брокколи, чикләвек, соя, бал, яңа пешкән яшелчәләр, йөзем, күрәгә, хөрмә, банан һәм башкалар.
Чыганак һәм фото: "Твое здоровье" ТГ каналы.