Ана булу – зур шатлык. Сабыеңны җылы кочагыңа алып, татлы күкрәк сөтеңне имезү – икеләтә зур бәхет. Һәрберебез белә – күкрәк сөте бала өчен идеаль ризык. Имеп үскән бала сәламәт һәм ныклы була. Шуңа күрә табиблар яшь әниләргә “имезү вакытын мөмкин кадәр озаграк дәвам итегез” дип киңәш итә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы беренче алты айда бары тик имезүне һәм аннан соң гына сабыйга өстәмә ризык бирүне тәкъдим итә. Бу җәһәттән эксперт фикеренә дә колак салыйк – табиб-гинеколог Алиса Мамаева сабыйны имезү турында үз фикерләрен җиткерде.
- Алиса ханым, әгәр сабыйны берникадәр вакыт имезгәннән соң, әни кешедә сөт югалса, аны кире кайтарып буламы?
- Лактацияне кире кайтарырга була. Юллары бар һәм алар уңышлы эшли. Әни кеше өчен иң мөһиме – күкрәк сөте имезү буенча белгеч белән киңәшләшеп, бергәләшеп проблеманы хәл итү.
- Күкрәктә сөтнең сыйфаты әйбәт булсын өчен нинди ризыклар ашарга кирәк?
- Әгәр әни кешедә аз канлылык булса, ул начар тукланса, әлбәттә, сөтнең составы тулы булмаска мөмкин. Иң мөһиме – даими тукланырга, йөкы туйганчы йокларга тырышырга кирәк.
- Баланы ничә яшкә кадәр имезергә киңәш бирер идегез?
- Фикерләр төрле. Бөтендөнья саулык саклау оешмасы, педиатрлар, психологлар – һәрберсе үзенчә сөйли. Бер яшкә кадәр имезү норма булып санала. Ләкин шуны онытмаска кирәк – бу һәрбер ананың шәхси эше. Хәтта 2-3 ай гына имезү дә әйбәт, чөнки һәрбер әни үз мөмкинлегеннән, хәленнән, тазалыгыннан чыгып эш итә.
- Әгәр әни кеше чирләп китсә, күкрәк сөте файдалымы соң?
- Имезү һәрвакыт файдалы. Ләкин! Әни кеше дарулар кабул итсә, имезүне берникадәр вакытка туктатып торырга кирәк, чөнки дару сөт белән сабыйга эләгергә мөмкин. Җитди чир булса да, пауза ясап торырга кирәк. Ә менә гади томау булганда, әгәр әни кеше үзен яхшы хис итсә, имезергә мөмкин. Хәтта кирәк тә.
- Киңәшләрегезгә зур рәхмәт!