Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
31 июль , 11:45

Башкортстан табиблары беренче тапкыр җелек күчереп утырткан

Сабыйның тизрәк терелүен телибез! 

Уфада Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәгендә тәүге тапкыр җелек (сөяк миен) күчереп утырту буенча операция ясаганнар. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә  республика Башлыгы Радий Хәбиров язып чыккан.

“Табиблар коллективы моңа озак әзерләнде. Бу эштә аларга Дима Рогачёв исемендәге  Балалар гематологиясе, онкологиясе һәм иммунологиясе милли медицина-тикшеренү үзәге белгечләре зур ярдәм күрсәтте. 10 яшьлек пациент кыз операцияне әйбәт кичерде.    

Балаларыбыз авыруы бик аянычлы күренеш, бу чирләр катлаулы булганда  аеруча. Һәм  алар өчен иң яхшы шартлар тудыру – безнең бурычыбыз. Элек  андый авыруларга башка төбәкләргә барырга туры килә  иде. Хәзер Уфада Балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге ачылгач,   үзебездә дә сыйфатлы дәваланып була.

Процедураны үткәрүдә катнашкан  табибларны һәм шәфкать туташларын котлыйм, нәни авыру кызга сәламәтлек телим. Балаларыбыз чирләмәсен!” – дип язган Радий Хәбиров. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: