Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 июль , 13:02

Бала өчен барлык белән яшәү мөһим!

   АКШ галимнәре, 17 ел дәвамында хәерче гаиләләрдә үскән балаларны күзәтеп, яшәү рәвешенең аларның психик сәламәтлегенә, аң-фикерләү сәләтенә һәм баш мие үзенчәлекләренә ни дәрәҗәдә тәэсир итүен тикшергән.

Бала өчен барлык белән яшәү мөһим!
Бала өчен барлык белән яшәү мөһим!

АКШ галимнәре, 17 ел дәвамында хәерче гаиләләрдә үскән балаларны күзәтеп, яшәү рәвешенең аларның психик сәламәтлегенә, аң-фикерләү сәләтенә һәм баш мие үзенчәлекләренә ни дәрәҗәдә тәэсир итүен тикшергән.

   Нәтиҗәдә, шундый нәтиҗәләргә килгәннәр: бала тәрбияләнгән гаиләнең түбән социаль статусы киләчәктә аның фикерләү мөмкинлекләренең түбәнрәк булуына, баланың дәрестә начаррак өлгәшүенә һәм тормышта үз урынын табуда авырлыклар барлыкка килүенә этәрергә мөмкин икән. Иң мөһиме: тикшеренүләр авторлары фикеренчә, “хәерчелек мичәте” бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтә вакытта юклыкта яшәгән балаларның баш миендә урын ала икән. Атап әйткәндә, аларның кайсыберләренең баш миенең кайбер өлкәләре, шул исәптән гиппокамп, койрыклы ядро һәм таламус күләмнәре азрак була икән.

   Иң шаккатырганы шул булган: бу үзгәрешләр, хәтта бала үсә төшүгә гаиләдәге матди хәлләр күпкәүссә дә, яхшырмый икән. Тикшерүчеләр фикеренчә, мәктәпкәчә яшькә кадәрге кичерелгән хәерчелек сабыйның психик һәм физик саулыгына зур зыян салырга сәләтле.

Фото: balashover.ru 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: