Өлкән яшьтәге кешеләрдә акыл зәгыйфьлеге булмасын өчен ешрак кроссвордлар чишәргә һәм телевизорны азрак карарга кирәк. Галимнәрнең соңгы тикшеренүләре шул хакта раслый.
Деменция, ягъни акыл зәгыйфьлегеның төп куркыныч факторлары: яшь, тәмәке тарту, чамасыз хәмер эчү, түбән физик активлык һәм тиешенчә булмаган актив социаль тормыш. Менталь сәламәтлек куркынычын киметү өчен белгечләр яшәү рәвешен үзгәртергә киңәш итә.
Мәсәлән, белгечләр фикеренчә, өлкән яшьтә телевизорны азрак карарга, кешеләр белән аралашырга, ешрак кроссвордлар чишәргә, җавапларны әйдәүче кул белән язарга кирәк. Нейробиолог Рахул Джандиал аңлатуынча, мондый чаралар баш миенең когнитив мөмкинлекләрен югары дәрәҗәдә тоту өчен мөһим булган яңа нейрон бәйләнешләрен булдырырга ярдәм итә.
Деменцияне профилактикалау өчен гәүдә авырлыгын арттырмау, рационы яшелчә-җимештән, тулы бөртеклеләрдән, диңгез продуктларыннан торган Урта диңгез диетасына өстенлек бирергә кирәк. Моннан тыш, кофе эчәргә киңәш ителә, чөнки бу эчемлек баш мие эшчәнлеген бозуга китерүче аксымнар туплануына комачаулый.
Моннан тыш, картлык акыл зәгыйфьлеге куркынычын киметү өчен бию белән шөгыльләнергә кирәк. Баш мие сәламәтлеге тешләр сәламәтлегенә дә бәйле: теш казнасы авырулары белән хроник авыру кешеләрдә Альцгеймер авыруы куркынычы ике тапкырга югарырак. Шуңа да авыз куышлыгы проблемаларын үз вакытанда чишәргә кирәк.
Һәм, ниһаять, галимнәр, баш мие сәламәтлеген тәртиптә тотар өчен, күбрәк саф һавада булырга һәм йокы туйганчы йокларга киңәш итәләр.
Әйткәндәй, галимнәр деменция өлкәннәргә генә түгел, 18 яшькә кадәрле балаларга зыян салырга мөмкин дип белдерәләр. Авыру бала кая барганын белми, хис-тойгыларын, физик һәм акыл эшчәнлеген контрольдә тота алмый.
Фото: polinka.top