Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 июль , 14:46

Мелатонин. Ул ни өчен кирәк?

Бүгенге көндә аның кан басымын төшерүгә дә ярдәме барлыгы ачыкланды.

Мелатонин. Ул ни өчен кирәк?
Мелатонин. Ул ни өчен кирәк?

Бүгенге көндә аның кан басымын төшерүгә дә ярдәме барлыгы ачыкланды.

   Мелатонин нейрогормонының йокыны җайга салуга ярдәме барлыгы хакында барыбыз да ишетеп белә торгандыр. Ул аеруча сәгать пояслары белән бәйле булган йокысызлыктан коткарырга сәләтле. Ләкин соңгы чорда үткәрелгән тикшеренүләр мелатонинның югары кан басымын “басарга” да ярдәм итүен ачыклаган.

   Голландия-Америка галимнәренең берлектә үткәргән тикшеренүләрендә югары кан басымы белән интеккән ирләр катнашкан. Аларга йокларга 1 сәгать кала мелатонин төймәләре биргәннәр. 3 атнадан соң аларның югары кан басымының уртача күрсәткече – 6 мм.га, ә түбәнгесенеке 4 мм.га түбән төшкән.

Фото: ru.club120.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: