Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 июль , 18:25

Магнит давыллары йогынтысы белән ничек көрәшергә?

Табиб киңәшләренә колак салу артык булмас. 

Магнит давыллары вакытында дөрес эчү режимын сакларга, җиңелчә меню буенча тукланырга  кирәк. Моннан тыш, магнит давыллары йогынтысын иртәнге зарядка һәм контрастлы душ җиңәргә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә РИА Новости Мәскәү Сәламәтлек саклау Департаментының беренчел медицина-санитария ярдәме буенча штаттан тыш баш белгече Андрей Тяжельниковка сылтанып.

Уртача көчтәге магнит давыл җирдә бүген, кояшта берничә шартлаудан соң булырга мөмкин, дип аңлатыла Русия фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтының кояш астрономиясе лабораториясе сайтында тәкъдим ителгән мәгълүматларда.

Табиб сүзләренчә, магнит давыллары аркасында кешенең игътибар концентрациясе, эшкә сәләте кимергә мөмкин. Хроник авырулары булган кешеләрнең чирләре кискенләшүләр мөмкин. Шулай ук бу көннәрдә йөрәк өянәкләре саны да артырга мөмкин.

"Мондый көннәрдә кешеләргә үз халәтен игътибар белән күзәтергә кирәк. Әгәр дә без дөрес эчү режимын сакласак, майлы һәм авыр ризыксыз җиңелчә меню буенча  туклансак, организмга ярдәм итә алачакбыз. Хәлне иртәнге зарядка  җиңеләйтәчәк, ул кан әйләнешен активлаштыра", – ди Тяжельников.

Ул  хәвеф төркемендә булган кешеләргә кул астында табиб яза торган дарулар запасы булырга, артериаль кан басымын даими үлчәп торырга кирәк, дип өстәде.

“Ләкин  билгеләр артык көчле булса яки гадәттәгедән аерылса (көчле баш авырту, күкрәк артында авырту тойгысы, косу, көчле баш әйләнү, тын кысылу) кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез", – дип киңәш итә Андрей Тяжельников. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: