Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 июль , 14:42

Ит ашау артритка китерәме?

Озайлы вакыт алып барылган тикшеренүләрдә 45-75 яшьләрдәге 25 мең кеше катнашкан.

Ит ашау артритка китерәме?
Ит ашау артритка китерәме?

Озайлы вакытлар алып барылган тикшеренүләрдә 45-75 яшьләрдәге 25 мең кеше катнашкан.

   Нәтиҗәдә шул билгеле булган: көн саен  сыер ите ашаучы кешеләрдә ревматоидлы артрит башлану куркынычы, итне атнасына 2 тапкыр ашаучыларга караганда, ике тапкырга артык була икән.

   Галимнәр фикеренчә, ит кулланудан барлыкка килгән зыян  андагы аксымнар – коллаген аркасында күзәтелә икән. Әнә шул матдә кешенең иммун системасына начар тәэсир итә. Чөнки коллагенның артык керүе белән организмдагы иммун күзәнәкләре аны чит нәрсә итеп кабул итәләр. Һәм кергән коллагенны гына түгел, буыннар составына кергәнен дә юкка чыгару өчен тырышалар. Нәтиҗәдә, хроник ялкынсынуга китерүче буыннар зыянлавы башлана.

   Артрит чире башлануга башка сәбәпләр дә бар: мәсәлән, нәселдәнлек, тәмәке тарту, С витаминын аз куллану һ.б.

   Тикшеренүләр үткәргән галимнәр әйтүенчә, кызыл ит кулланудан баш тарту һич ярамый, бары тик аны чама белеп ашарга кирәк.

Фото: gemotest.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: