Бил сызлау бүгенге көндә иң киң таралган чирләрнең берсе булып тора.
Бил сызлау – умыртка авыруының бер төре. Авыртуларның сәбәбе – арка миеннән умырткалыкка чыгучы нерв җепселләренең ялкынсынуы. Бил сызлау вакытында бил генә түгел, ә бәлки бөтен арка тоташ авыртырга мөмкин.
Статистика мәгълүматларына күз салсак, әлеге чирдән Русия халкының 35 проценты интегүен күрербез. Ә чынлыкта исә андыйлар саны тагын да күбрәк, чөнки кешеләр, ахыр чиккә җитмичә торып, табибларга мөрәҗәгать итми.Шулай итеп, аркадагы, калакбаш сөяге астындагы, муендагы авыртуларга, сызлауларга түзеп яши бирә кеше һәм “бер-бер көнне узып китәр әле” дип ышана. Ләкин... авыртулар узмый һәм дәваламаган сөяк-кимерчәк авырулары тора-бара икенче төрле авырулар сыйфатында үзен сиздерә башлый. Ул чакта хәтта табибларга да диагноз кую авырлаша.
Сөяк-кимерчәк авырулары һәр кешегә яный. Бигрәк тә туган-тумачасының берәрсендә әлеге чир булса: чөнки аның белән чирләү куркынычы нәселдән-нәселгә күчә. Туңу, борчылу, нерв киеренкелеге авыруны кузгатып җибәрүгә сәбәпче була ала.
Умыртка авыруы үзен төрлечә сиздерә: кискен, ток белән бәргәндәй кисеп авыртулар күзәтелергә, яки авыртынулар эчке әгъзаларга сизелергә, шулай ук авырту искиткеч көчле булып, кеше урыныннан да кузгала алмый ятарга да мөмкин.
Эш шунда: бил сызлау вакытында умыртка арасындагы кимерчәкләр кысыла, чатный һәм үзенең бәрелүләрне йомшарту вазифасын үти алмый башлый. Нәтиҗәдә, умырткалык кырыйлары бөрешә бара һәм болар әкренләп арка мие җепселләрен кыса.
Бүген даруханәләрдә бил авырту басуны вәгъдә иткән дарулар күп булса да, аларны табиб күрсәтмәсеннән башка куллану тыела, чөнки күп даруларның тискәре күрсәтмәсе бар.
Шуның өчен “чөйне чөй белән кагып чыгарырга” маташмагыз: ягьни, кискен хәрәкәттән кинәт нык авырту сизелгән икән, тагын да кискен хәрәкәтләр ясау хәлне катлауландырыр гына.
Бил сызлау кискенләшеп китмәсен өчен авыр күтәрмәскә, кыйгаеп утырып тормаска, аякны-аяк өстенә куеп утырмаска, шулай ук биек үкчәле аяк киемендә йөрергә ярамый.
Фото: clinicaboli.ru