Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 июль , 17:03

Анар ашауның зыяны бармы?

  Безгә язалар.

Анар ашауның зыяны бармы?
Анар ашауның зыяны бармы?

Безгә язалар

Сорау:

   Анар җимеше (гранат) бик файдалы диләр, шул дөресме? Аны көн саен ашарга ярыймы һәм төшләрен йотуның зыяны юкмы?

   Шуны да беләсе килә: ул нинди чирләргә каршы дәва?

                                       Гази Мәгасүмов,

                                       Туймазы районы, Имай-Карамалы авылы.

   Җавап:

   -Анар җимеше чып-чын иммуностимулятор, шуңа да аны көн саен ашарга мөмкин,- ди табиб-диетолог Василиса Понамарева.- Моннан тыш, аның төшләре эчәкләр өчен дә файдалы һәм мускулларны ныгыту сәләтенә ия.

   Ул шулай ук югары кан басымын төшерергә булыша һәм йөрәккә дәва. Анардагы файдалы үсемлек мәтдәләре йөрәк тамырларын начар холестериннан саклый. Көн саен бер анар сутын эчү кан тамырларын яхшы халәттә сакларга сәләтле.

    Тән тиресе матур булсын өчен дә анар җимешен ашарга кирәк. Аның төшләрендә булган омега-5 май кислотасы тирене матур һәм сыгылмалы итә. Ул шешенүләрдән котылырга булыша, организмга үз коллагенын эшләргә ярдәм итә, ялкынсынуны баса.

Фото: doctorpiter.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: