Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 июль , 11:45

Экзема. Аның белән нихәл яшәргә?

Бүген экзема белән авыручы кешеләр саны арта бара. Кызганычка каршы, чирне дәвалау бик авыр бирелә...

Экзема. Аның белән нихәл яшәргә?
Экзема. Аның белән нихәл яшәргә?

Бүген экзема белән авыручы кешеләр саны арта бара. Кызганычка каршы, чирне дәвалау бик авыр бирелә...

   Шулай да белгечләр биргән киңәшләргә колак салсагыз, чирне катлауландырмый яшәү мөмкин булыр.

   Тәннең зыян килгән өлешләренә бернинди очракта да су тидермәгез. Чир көчәйгән вакытта сабын һ.б. юу чаралары белән кулланмау мөһим. Өй җыештырганда кулларыгызга резина перчаткалар киегез. Тәнне исә бары тик май белән генә чистартыгыз.

   Табигый тукымалардан (җитен, мамык) тегелгән киемнәр кияргә тырышыгыз.

   Кулларда куыкчыклар барлыкка килгәндә имән кайрысы төнәтмәсе ярдәм итә.Моның өчен бер өлеш имән кайрысы, 5 өлеш су алыгыз да, 15 минут кайнатыгыз. Бераз төнәткәннән соң сөзегез. 1 стакан җылы төнәтмәгә прополисның 30 процентлы эремәсен 1 кашык салыгыз. Бу катнашманы тәннең бозылган урыннарына сөртегез. Төнәтмә ялкынсынуны бетерә, тән тиресен корыта.

   *1 чи тавын йомырка сарысына 1 ашкашык бал салып болгатыгыз. Катнашманы җәрәхәтләргә сөртегез дә, бинт белән бәйләп тотыгыз.

Фото: gemotest.ru

             

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: