Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 июль , 18:33

Чәчкәләрне иснәргә ярыймы?

   Чәчәкләрнең матурлыгын күрү күзләрне иркәли, моны барыбыз да белә. Ә менә аларның хуш исен иснәүнең файдасы турында уйлаганыгыз бар идеме?

Чәчкәләрне иснәргә ярыймы?
Чәчкәләрне иснәргә ярыймы?

Чәчәкләрнең матурлыгын күрү күзләрне иркәли, моны барыбыз да белә. Ә менә аларның хуш исен иснәүнең файдасы турында уйлаганыгыз бар идеме?

   Моның файдалы булуы әлегә кадәр фән тарафыннан расланмаганган булган икән бит. Ниһаять, Япония галимнәре бу эшкә алынганнар һәм хуш исләрнең бик-бик тә шифалы булуын исбат иткәннәр.

   Дөрес, тәҗрибәләр әлегә тычкан һәм диңгез дуңгызларында гына үткәрелгән. Галимнәр әфлисун, йөзем, манго, лимон яки лаванда чәчәкләренең хуш исе өчен җаваплы линалоол матдәсенең тере тәнгә тәэсирен җентекләп өйрәнгән. Линалоол сәнәгатьтә күптән кулланыла. Яңа үткәрелгән тәҗрибәләр исә аның киеренкелек өчен җаваплы геннар һәм кан күзәнәкләрендә үзгәрешләр китереп чыгарырга сәләтле булуын раслаган.

Фото: show.7ya.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: