Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 июль , 19:37

ВИЧ-статусыңны белү бик мөһим!

Бүген Уфада СПИД буенча семинар узды. Анда исемнәре киң билгеле табиблар, экспертлар, республика басмаларының баш мөхәррирләре һәм журналистлары катнашты.

ВИЧ-статусыңны белү бик мөһим!
ВИЧ-статусыңны белү бик мөһим!

Бүген Уфада СПИД буенча семинар узды. Анда исемнәре киң билгеле табиблар, экспертлар, республика басмаларының баш мөхәррирләре һәм журналистлары катнашты. 2022 ел ахырына дөньяда 40 миллионга якын кеше ВИЧ-инфекция белән яшәве теркәлгән булган, шуларның өчтән ике өлеше чамасы (25 миллионнан артык) – Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Африка төбәгендә.

   Бүгенге көндә СПИД авыруы сәламәтлек саклау өлкәсенең иң төп проблемаларының берсе булып кала килә. Статистика мәгълүматларына караганда, чир ачыкланган вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр, вирус дөньяда 40 миллионнан артык кешенең гомерен өзгән һәм инфекция йогу бүген дә дәвам итә. Күп кенә илләрдә чир йоктыручылар санының артуы күзәтелә.

    Русиягә килгәндә, ВИЧ-инфекция белән чирләү 2023 елда 100 мең кешегә 40,04 тәшкил иткән. Бу 2022 ел белән чагыштырганда, 7,5 процентка кимрәк.

   ВИЧ эләктерүчеләрнең күпчелеге Себер, Чукотка, Краснояр крае, Кемер өлкәсе, Иркутск өлкәсендә һәм Алтай краенда теркәлгән.

   Шунысы борчуга сала: соңгы елларда Русиядә актив эшләү яшендәгеләр арасында ВИЧ-инфекциялеләр шактый ачыклана. Мәсәлән, 2023 елда инфекция беренче тапкыр ачыкланганнарның 35,3 процентын 30-39 яшьлекләр тәшкил итә. Тагын да 33,6 проценты – 40-49 яшьтәгеләр. 13,4 процент авыручыларга 50-55 яшь, 10,7 процент кеше – 20-29 яшьлекләр.

   ВИЧ-инфекциялеләрне дәвалау шактый зур икътисади чыгымнар таләп итә. Мәсәлән, ВИЧ-инфекция аркасында теркәлгән үлемнәр һәм инвалидлык белән бәйле чыгымнарның 176, миллиард сум тәшкил итүе билгеле.

   Башкортстанда, барлык алып барылган күзәтүләр чорында, 40 меңнән артык ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән. 2022 елда әлеге диагноз 1388 кешегә (шуларның 58 проценты – ирләр) куелган булган. Вич-инфекция белән авыру күрсәткече 2022 елда республикада 100 мең кешегә 34,7 очрак тәшкил иткән.  

   Шунысы бераз тынычландыра: соңгы чорда Башкортстанда соңгы 20 елда тәүге тапкыр ВИЧ белән авыру дәрәҗәсе түбәнәйгән. Ләкин шулай да, хәлне тотрыкландыруга карамастан, ВИЧ проблемасы барыбер киеренке булып кала килә. Чөнки бүгенге көндә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында да ВИЧ-инфекцияле авырулар теркәлүе билгеле. Бүген алар саны 21 меңнән артык. Иң зур күрсәткечләр Күмертау, Стәрлетамак шәһәрләрендә, шулай ук Абҗәлил, Дуван, Әлшәй, Благовещенск, Белокатай, Бөре, Белорет, Мәләвез, Салават, Ишембай, Гафури һәм Мәчетле районнарында.

   СПИДка каршы көрәш һәм искәртү республика үзәге биргән мәгълүматларга караганда, 2023 елда Башкортстанда 1396 пациентка “ВИЧ-инфекция” диагнозы куелган. 2022 елда бу күрсәткеч 100 мең кешегә – 34,7, ә 2021 елда 40,1 тәшкил иткән булган.  

   ВИЧ-инфекцияне тулысынча дәвалау ысуллары әлегә кадәр табылмаган. Ләкин чирне искәртү, ачыклау, дәвалау чараларының артуы аркасында, ВИЧ-инфекция бүген инде контрольгә алынган хроник авырулар категориясенә күчте. Бүген, әгәр чир вакытында ачыклана һәм тиешле дәвалау ысуллары кулланыла икән, ВИЧ-инфекцияле кешеләр озын һәм тулыканлы тормыш алып бару мөмкинлегенә ия булалар.

                                  Нәрсә ул ВИЧ-инфекция?

   Кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) – ул организмның иммун системасын зарарлаучы инфекция. ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе булып “булдырылган иммунодефицит синдромы” – СПИД авыруы тора.

   ВИЧ- инфекциясе канның ак тәнчекләрен зарарлый, бу исә кешенең иммун системасы зәгыйфьләнүгә китерә. Бу, үз чиратында, туберкулез, инфекцияле авырулар һәм кайсыбер яман шеш авырулары килеп чыгуга сәбәпче була.

   ВИЧ авыруы кешеләрнең организмындагы төрле сыекчалар – кан, күкрәк сөте, җенси органнар бүлендекләре аша тапшырыла. Мәсәлән, инфекцияне үбешү, кочаклашу вакытында да йоктыру куркынычы бар. ВИЧ- инфекция шулайук әнисеннән яңа туган сабыйга дә күчәргә мөмкин.

   Ләкин шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бүгенге көндә ВИЧ-инфекция дәвалауга һәм ретровируска каршы терапиягә бирешә. Ә инде тиешле дәвалану булмаса, ВИЧ-инфекциянең берничә елдан СПИДка күчүе мөмкин. Шуңа да илебездә, шул исәптән Башкортстанда да, массакүләм мәгълүмат чаралары аша халык арасында аңлату эшләре киң алып барыла.

   Бүгенге үткән СПИД буенча семинарда сүз әнә шулар хакында барды. Семинарга чакырылган экспертлар матбугат вәкилләренә халыкка мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат җиткерүне сорады, һәм үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, теләкләрен-киңәшләрен җиткерде.

   Артур Гыйлманов, “Позитив мөхит” җәмгыяте җитәкчесе:

   -Без барыбыз да : “ВИЧ диагнозы – безгә кагылмый” дип уйлыйбыз. Янәсе, моңа дучар булучылар – наркоманнар, маргиналлар һәм түбәнлеккә төшкән кешеләр генә. Шуның өчен анализлар биреп, үзебезнең иммун статусыбызны тикшерү хакында уйлап та карамыйбыз. Ә бит кеше, беренче тапкыр үз анализының уңай булуын белгәннән соң, никадәр шок, чарасызлык кичерә, пакикага бирелә! Аның яшисе килми, аның табибларга мөрәҗәгать итү теләге сүнә. Чөнки ул үзенең барыбер үләчәгенә чын-чынлап ышана. Менә шул чакта пациент оешмасы хезмәткәрләре аңа ярдәмгә килә һәм ВИЧның бүген инде үлемечле чир булмавын, ә хроник чир булуын аңлата ала. Иң мөһиме – вакытында дәвалана башлау.

    Безнең оешма вәкилләре бу кешеләргә, тиешле терапия алган очракта гадәти тормыш белән яшәү мөмкинлеген аңлата. Шунысы яхшы, бүген килеп ВИЧ-инфекцияле күпләр гаилә кора, сәламәт балалар табып үстерә ала.

   Авыруларга без куелган диагнозларын кабул итәргә, дәваланырга һәм даруларның тискәре тәэсиреннән котылырга ярдәм итәбез. Чөнки еш кына алар хәтта табибка барып, теге яки бу дарудан үзләрен начар хис итүләре турында әйтергә, дәвалау барышын үзгәртә төшүне сорарга да куркалар.

   Менә шуңа да без матбугат битләрендә ВИЧ-инфекциялеләр өчен генә түгел, ә сәламәт кешеләр өчен дә даими мәгълүмат биреп баруны үтенәбез.

    Артур Гыйлманов шулай ук республика журналистларын сенсация эзләп матбугат битләрендә СПИД чирле кешеләрнең шәхесләрен ачмаска, алар рөхсәтеннән тыш “кайнар материаллар” биреп популярлык эзләүдән сак булырга чакырды.

   Александр Вячеславович Васильев, “Позитив мохит” җәмгыяте координаторы:

   -Төрле оешмаларда лекцияләр укырга туры килә. Анда чыгыш ясаганда шунысы аптырата: анда утырган кешеләр ВИЧ-инфекцияне алардан бик ерак тора дигән фикердә һәм: “безне мөһим эшебездән аерып ник йөрисең” диючеләр дә бар. Ләкин шуны белү мөһим: ВИЧ-инфекция – ул безнең һәркайсыбыз турында. Күпләр ВИЧ һәм СПИДны бер-үк нәрсә дип уйлап ялгыша. Ә без аларга,  хөрмәтле журналистлар, бергәләп: ВИЧның – инфекция, ә СПИДның инде катлаулы авыру икәнлеген аңлатырга бурычлыбыз.

       1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Кызганычка     каршы, күпләр СПИД проблемасы турында тик шул көнне генә искә төшереп ала да, тагын 364 көнгә бу хакта оныта. Ә бит без ешрак искә төшереп, халык арасында чирне искәртү эшләрен даими алып барсак, күбрәк уңышларга ирешер идек. Менә бу хакта һич тә онытырга ярамый.

   2009 елда ВИЧ-инфекция диагнозы куелган Станислав:

   -2009 елда ВИЧ-инфекция диагнозы куелган иде. Бүгенге көндә гадәти тормыш белән яшим, даими рәвештә дәваланам, башкалардан берни белән дә аерылып тормыйм. Массакүләм мәгълүмат чараларына килгәндә, мондый теләгем бар: мәгълүматны биргән вакытта ВИЧ-инфекциягә кагылышлы мәкаләләр кешеләрдә курку хисе тудыру максатында бирелмәсен иде. ВИЧ – бүгенге көндә үлемечле чир түгел. Белгечләрнең кушканын төгәл үтәгәндә тулыканлы тормыш алып барырга мөмкин.

   Барлык кешеләргә теләгем шул: табибка барырга һәм тикшерелүдән куркырга кирәкми. Әйе, проблема бар, ләкин бүгенге көндә аны хәл итү мөмкин, куркып калырга һич кирәкми.

   Мин үземнең статусны белгән вакытта бу хакта мәгълүмат аз иде. Ләкин, өйрәнә торгач, мондый диагноз белән нормаль яшәргә мөмкин булуын аңладым. 2011 елда балам да туды, әнисе дә, бала да сау-сәламәт. Бар да яхшы.

Фото: redak-dobroe.ru

                                                     Гөлара Арсланова.

     

  

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: