Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 июль , 18:32

"Сәламәтлек поезды" – Кушнаренко районында

Шушы көннәрдә  Кушнаренко районында халык программасын гамәлгә ашыру кысаларында "Бердәм Русиянең  Сәламәтлек поезды" эшли башлады. Медицина десантының беренче пункты Карача-Елга авылы булды, анда терапевт, кардиолог, хирург-онколог, офтальмолог, эндокринолог, оториноларинголог, дерматовенеролог, акушер-гинеколог һәм педиатр кабул итүе оештырылды.

Алдагы ике көндә җирле халык һәм тирә-як авылларда яшәүчеләр үзләренең сәламәтлекләрен бәяли, белгечләр белән киңәшләшә һәм кирәк булганда тирәнтенрәк тикшерү һәм дәвалау буенча киңәшләр ала алачак.

-Медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы хезмәт шартларын оештырган өчен Кушнаренко район хастаханәсе һәм Карача-Елга авыл советы хакимиятенә рәхмәт белдерәм, - дип билгеләп үтте “Бердәм Русия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Марат Латыйпов.

“Сәламәтлек поезды”ның эш графигы:

04-05 июль – Карача-Елга авылы;

08-09 июль – Әхмәт авылы;

10 июль – Бакай авылы;

11-12 июль – Иске Тукмаклы авылы;

15-16 июль – Шәрип авылы;

17 июль – Иске Камышлы авылы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: