Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 июль , 19:05

Медицина учреждениеләре яңартылачак

Уфаның 118 медицина учреждениесен капиталь ремонтлауга 3,46 млрд. сум акча җибәреләчәк.

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

2024-2029 елларда Уфада 118 медицина учреждениесе модернизацияләнәчәк. Аларны капиталь ремонтлауга 3,46 млрд сум акча юнәлдереләчәк. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.

Уфаның сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү өчен төбәк программасы эшли. Программа биналарны капиталь ремонтлауны һәм учреждениеләрне заманча медицина җиһазлары, мебель һәм оргтехника белән яңадан җиһазландыруны үз эченә ала. Финанслауның гомум күләме 8 млрд. сум.

– Поликлиникаларда 60 берәмлектән артык авыр техниканы алыштырырга, шулай ук серверлар, автоматлаштырылган эш урыннары һәм 4,53 млрд сумлык заманча җиһазлар белән җиһазландырырга кирәк, - дип сөйләде Айрат Рәхмәтуллин.

Бары алты ел эчендә программа 54 өлкәннәр һәм 33 балалар поликлиникасын, 25 республика медицина учреждениесен һәм 6 стоматологияны тәртипкә китерергә булышлык итәчәк. Моның өчен быел республика бюджетыннан 500 млн.сум акча бүленгән.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфаның беренчел медицина оешмаларын модернизацияләүне сәламәтлек саклау өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип атады һәм беренче яңартылган объектларны 2024 елның октябрь-ноябрь айларына тапшыру планлаштырылуын билгеләп үтте.

Шулай ук төбәк җитәкчесе балалар медицина учреждениеләренең бердәм стилен кертү инициативасын хуплады.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: