Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 июль , 16:17

101 яшьлек ханым “Сәламәтлек поезды”ндагы табибларга барган

“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” республика акциясе кысаларында Нефтекамага “Бердәм Русиянең “Сәламәтлек поезды” килде. Белгечләргә беренчеләрдән булып Энергетик авылында яшәүче 101 яшьлек Фәрхәнә Исмәгыйлева килгән.

 - Озын гомер сере – дөрес туклану, даими ачык һавада йөрү һәм ел саен профилактик медицина тикшерүе узу. Ел саен табибларга барырга тырышам, ләкин, кызганычка каршы, белгечләр һәрвакытта да юк. “Сәламәтлек поезды акциясе нәтиҗәсендә авылларда яшәүчеләрнең районнан читкә чыгып йөрмичә табибка бару мөмкинлеге туды,  – ди ул.

–Фәрхәнә Исмәгыйлева – гади, әмма аңлы гадәтләрнең  кеше гомерен озайта һәм аның сыйфатын яхшырта алуның чагу мисалы. Аның тарихы сәламәтлекне кайгыртуның никадәр мөһим икәнлеген искәртеп тора, – дип билгеләп үтте Энергетик авылының 5нче поликлиника бүлегенең өлкән шәфкать туташы, “Бердәм Русия” партиясе әгъзасы Елена Әхмәдишина.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: