Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 июнь , 14:22

Башың яхшырак эшләсен дисәң...

Күпләр иртәнге чәйне куе һәм шикәрле итеп эчәргә ярата. Һәм моңа кадәр мондый чәйне файдалы дип саный идем. Ләкин бу уңайдан башка фикерләр дә бар икән...

Башың яхшырак эшләсен дисәң...
Башың яхшырак эшләсен дисәң...

Күпләр иртәнге чәйне куе һәм шикәрле итеп эчәргә ярата. Һәм моңа кадәр мондый чәйне файдалы дип саный идем. Ләкин бу уңайдан башка фикерләр дә бар икән...

   Торып шикәрле чәй эчкәннән соң баш, чынлап та, ачылып киткәндәй була, яхшырак эшли башлый, чөнки канга шикәр тиз сеңә.

   Тик табиблар әйтүенчә, канда шикәрнең кинәт артып китүенә организм шунда ук җавап бирә  һәм ашказаны асты бизе шикәрне зарарсызландыручы инсулин гормонын бүлеп чыгара башлый икән. Шуңа күрә дә 10 минуттан ук кандагы шикәр дәрәҗәсе бик нык кими һәм ачыгу, арыганлык тойгысы барлыкка килә, баш яңадан начаррак эшли башлый.

   -Димәк, шикәрле чәй белән мавыкмыйча, чикләвек, җиләк-җимеш, эре оннан пешерелгән икмәк ашау яхшырак,- ди табиблар.  Чөнки аларда шикәрнең кушылмалары дип аталучы матдәләр бар. Шулар канга әкрен генә сеңә һәм, шикәрнең микъдары кинәт түгел, ә әкрен генә күтәрелә. Нәтиҗәдә көч, эшкә сәләт кешедә озак саклана. Шулай булгач, уйларга кирәк булыр инде иртәгәдән нинди чәй эчәргә икәне турында...

Фото: medovkrym.ru

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: