Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 июнь , 14:41

Ата-аналарга киңәшләр

Баланың күрү сәләтен ничек сакларга?    

Ата-аналарга киңәшләр
Ата-аналарга киңәшләр

Баланың күрү сәләтен ничек сакларга?

 

Баланың күрү проблемаларын вакытында аңлап алыр өчен, бала зарланмаса да, елына 1 тапкыр  офтальмологка барырга кирәк.

 

Беренчедән, алар өчен күрү гигиенасы яки күрү режимын булдырырга кирәк. Көндез 2 сәгать урамда йөрү балалар өчен бик мөһим, ә ата-аналар үз балаларының дөрес утыруы өчен шартлар булдырырга тиеш, җиһазлар дөрес сайланырга, эш өстәлендә яктырту җитәрлек булырга тиеш.

 

20х20х20 кагыйдәсе бар. 20 минут йөкләнеш – уку, язу, аннан соң 20-30 секундлык кыска гына тәнәфес, шул арада фокус өчен җаваплы күз мускулы ял итәргә өлгерә. Иң яхшысы – ерактан карау.

 

Ятып уку баланың күзенә начар тәэсир итә, өстәл артында утырып китап уку яхшырак.

 

Балалар хәзер бик күп вакытларын гаджетларда утырып уздыралар, кечкенә яшьтән үк якын арадан кечкенә экраннарга карыйлар, чөнки аларның куллары кыска. Нәтиҗәдә бала ерактан начар күрә башлый. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гаджетларны бөтенләй кулланмаска киңәш ителә.

 

Телефоннар, компьютерлар, планшетлар шалтыратулар өчен генә кулланылырга мөмкин, уеннар, программалар карау өчен түгел. Шул кагыйдәне истә тотарга кирәк: экран зуррак булган саен, күзләргә җиңелрәк.

 

Хәзер барлык мультфильмнарны балаларга телевизордан кабызырга мөмкин.

 

Укучыларга гаджетлардан баш тарту авыррак, чөнки анда уку материаллары күп. Офтальмологлар башлангыч мәктәп укучыларына телефон һәм планшетларны көненә 3-4 тапкыр 15әр минут, 5-9 сыйныф укучыларына көненә 3-4 тапкыр 20-25 минут белән чикләргә киңәш итә. Югары сыйныф укучылары телефонда 30-40 минут утыра ала.

 

Офтальмологлар балаларның туклануына игътибар итәргә кирәклеген әйтә.

Балалар, рационда витаминнар җитәрлек булсын өчен, дөрес һәм баланслы тукланырга тиеш. Еш кына ата-аналар балалар офтальмологыннан, нинди витаминнар сатып алырга, дип сорый, әмма бер генә дару төймәсе да күрү проблемасын дәвалый алмый, иң яхшысы – баланың рационын баланслау. Монда лютеин мөһим роль уйный.

Сары, яшел һәм кызгылт сары җимешләрдә һәм яшелчәләрдә бик күп лютеин бар. Яшеллектә бик күп лютеин: укроп, петрушка, салат, брокколи.

Әгәр бала саф һавада күп йөрсә, телефонда мөмкин кадәр азрак утырса, күзләр өчен гимнастика ясаса һәм яхшы тукланса, шулай ук елына 1 тапкыр офтальмологка барса, күрү проблемаларын булдырмый калырга мөмкин.

 

 

Фото: detskoezrenie.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: