Уфада туберкулезга каршы диспансер табиблары, югары технологияле операция ясап, яшь егетне аякка бастырган. Пациентның Нигериядән килүе билгеле.
“Аңа операция ясаудан берничә клиника баш тарткан инде, әмма безнең табиблар, хәвефле булса да, ярдәм итәргә ризалашкан”, – дип язган үзенең социаль челтәрләрендә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Авыруның озак вакыт дәвамында билендә авырту тойгысы, аякларында көзән җыеру һәм сизгерлеген югалту билгеләре күзәтелгән. Авыруның умыртка баганасының өч сөяге туберкулез белән зарарланган, шунда абсцесс (тукымаларның ялкынсынуы һәм эреүе, эрен белән тулган куышлык барлыкка килү. – Авт.) та барлыкка килгән.
Табиблар авыруга берьюлы ике операция ясаган. Тәүдә эрен учагын чистартканнар, аннары махсус конструкцияләр ярдәмендә умыртка баганасының зарарланган сөякләрен үзара беркеткән. Моны алар сөякләр (позвонки. – Авт.) үзара бөтәшеп үссен, хәрәкәтләнүдән туктасын һәм авырту тойгысы барлыкка килмәсен өчен эшләгән.
“Табибларның югары профессиональлеге ярдәмендә операция уңышлы үтте. Өч тәүлек үтүгә пациент торып йөри башлады. Инвалидлык хәвефе янамый. Тулысынча савыгу перспективасы белән консерватив дәвалауның озак этабы көтелә”, – дип язган министр.
Чыганак: bashinform.ru