Бу ризыкны без бәйрәм табынында яратып ашыйбыз, шулай ук үзен кушып башка күп төрле салатлар да әзерлибез.Сүз кореячә әзерләнгән кишер турында бара.
Табиблар әйтүенчә, кишердәге каротоноидлар кеше организмы өчен бик тә кирәкле антиоксидантлар булып торалар. Алар күзәнәкләрне иммун системасы эшчәнлеген юкка чыгаручы ирекле радикаллардан саклый икән.
Мондый кишер аеруча ир-егетләр өчен файдалы икән, ни өчен дигәндә, аны даими куллану простата бизе яман шешен булдырмауга ярдәм итә.
Салатта кишернең бар файдалы үзенчәлекләре саклана, ә көнбагыш мае кушу аркасында, андагы бета-каротин яхшырак үзләштерелә. Майда шулай ук Е витамины да бар. Ул исә, А витамины белән кушылып, иммунитетны ныгыта һәм инфекцияләргә бирешмәскә ярдәм итә.
Фото: edimdoma.ru