+20 °С
Болытлы
Нинди генә ризык әзерли башласак та, аны тозлыйбыз. Шулай булгач, аш өстәлгә килгәч аны тозламасак та булыр иде кебек...
“Шулай да күп кешеләр барыбер дә тәлинкәгә тоз өстәми калмый һәм шулай итеп үзләренең гомерләрен кыскарта”,- дип ышандыра безне галимнәр. Бу хакта дәрәҗәле медиина журналы да язып чыккан. Хәзер ышанмый кара: алларына килгән ризыкларына тоз өстәүчеләр, тоз өстәмәүчеләр белән чагыштырганда, гомерләрен 28 процентка кадәр кыскарталар икән.
Фото: gkb11.medgis.ru