Шушы көннәрдә эндокринологка язылмакчы булдым. Регистратурада тәүдә терапевтка язылырга кирәк, аннан соң ул неврологка яздырачак, диделәр. Ни өчен шулай катлы-катлы эшләргә?
Әлеге сорауга БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин җавап бирә.
Тар белгечлекле табибларга язылу темасы “Кайнар линия”гә мөрәҗәгать иткән сорауларның беренче бишлегенә керә. Чыннан да иң башта участок терапевтына, фельдшерга яки участок педиатрына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу берничә сәбәпкә бәйле.
Беренчедән, участок терапевты – югары компетенцияле һәм киң клиник белемле табиб. Ә бер үк симптомнар төрле чир билгесе була ала. Табибның төп максаты – беренчел тикшеренү үткәрү һәм чирне ачыклау. Нәкъ терапевт анализларга, УЗИ һәм башка төрле тикшеренүләргә юллама бирә. Аларның нәтиҗәсе булмый торып, тар белгечле табибка барып торуның мәгънәсе юк.
Икенчедән, тар белгечлекле табиблар һәрвакыт җитми. Шуңа күрә терапевтның каравы белгечле табибка авыруны кабул иткәндә күбрәк вакыт бүләргә мөмкинлек бирә.