Русия галимнәре яман шешкә каршы вакцина уйлап тапкан. Меланома белән аны тычканнарда тәҗрибә үткәреп караганнар. Бер төркем кимерүчеләргә прививка ясаганнар, ә икенче төркемгә - ясамаганнар.
Нәтиҗәдә, прививка ясатмаган тычканнар 20 көннән соң үлгән, ә икенче төркемендәгеләр әле дә исән икән. Аларда яман шеш үсүе тукталган.
Вакцинада максатчан антигеннарның концентрациясе югары. Препаратны мускулга яки шешкә кадыйлар, нәтиҗәдә иммун системасы ныгый һәм организм чиргә каршы тора ала.
Препарат барлык сынау этапларын уңышлы үткәч, галимнәр Русия онкоүзәкләрен тәэмин итү өчен аны күпләп җитештерергә планлаштыра.
Чыганак: Лента. ру
Автор фотосы.