Сәламәтлек
29 Май 2024, 18:32

Аутизм турында...

Бу чир хакында без нәрсәләр беләбез?

Аутизм турында...Аутизм турында...
Аутизм турында...

Бу чир хакында без нәрсәләр беләбез?

   2007 елда Бөтендөнья берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясе вакытында аутизм белән авыручы балаларның арта баруы уңаеннан тирән борчылу белдерелде һәм 2008 елдан башлап 2 апрельдә Бөтендөнья аутизм проблемасы турындагы мәгълүматны тарату көне билгеләп үтелә башлады.

   Бүген без балалар табиб-психиатры, югары категорияле психотерапевт, Республика клиник психиатрия дәваханәсенең балаларны хезмәтләндерү бүлеге мөдире Юлия Салават кызы Габделбариева белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

-Юлия Салават кызы, искә төшереп үтик әле, нәрсә ул аутизм?

   -Аутизм – ул нерв системасы үсешендә даими тайпылыш булу. Ул бала кечкенә вакытта ук ачыклана һәм җенескә, тире төсенә яки социаль-икътисади статуска карамый.

Аутизм – ул психик һәм психологик үсешнең бозылуы. Мондый чире булганнарда хис-тойгыларның һәм аралашу сәләтенең җитешмәве күзәтелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының 2016 елда  үткәргән тикшеренүләре киләчәктә һәр 100 баланың берсе бу чиргә дучар булачак, дип искәрткән иде. Димәк, киләчәктә 1 процент халыкның аутизм белән авыруы ихтимал  дигән сүз бу.

   Аутизм белән авыручы кеше, гадәттә, бер генә яки берничә охшаш кызыксынуга ия була. Ул һич кирәкмәгән процедураларны, ритуалларны, мәзәк булган хәрәкәтләрне туктаусыз кабатлый (шаку, кул яки бармакларны бөгү, бар гәүдә белән катлаулы хәрәкәтләр ясау һ.б.). Аутистларда предметлар белән эшләгән вакытта (бу аеруча уйнаганда ачык күренә) уенчык яки әйберләрнең кирәкмәгән якларына нормаль булмаган кызыксыну уянуы күзәтелә (аларда булган исләргә, кагылуга, тавышка яки тибрәнүләргә).

-Аутизмның нинди төрләре була?

   -Аутизмның халыкара чирләр классификациясендә билгеләнгән төп төрләренә балалар аутизмы, атипик аутизм,Аспергер аутизмы керә. Аның калган төрләре чагыштырмача сирәк очрый һәм алар “аустик тайпылышларның башка төрләре” рубрикасына кертелә.

Иртә балалар аутизмына килгәндә, психик һәм үзен тотышындагы тайпылышлар бала туганның тәүге көннәрендә үк күзәтелә башлый. Аны медицинада шулай ук “Каннер синдромы” дип тә атыйлар. 10 мең сабыйның 1-15енә бу диагноз куела. Каннер синдромы малайларда, кызларга караганда, 3-4 тапкырга ешрак очрый. Ул баланың туганның тәүге көннәрендә үк сизелә башлый, дидек. Аларның әниләре баланың тавышларга  битараф булуына һәм төрле күреп-аралашуларга реакциясе булмавына игътибар итә. Гомеренең тәүге елларында балаларда сөйләмне аңлау сәләте белән проблемалар сизелә, аларда шулай ук сөйләм үсеше аксый. Иртә балалар аутизмына дучар балада биш яшенә якынлашуга социаль мөнәсәбәтләр коруда авырлыклар үзен сиздерә башлый, шулай ук аның үз-үзен тотышы бозылу күзәтелә.

Атипик аутизм булганда чирнең клиник билгеләренең озак еллар дәвамында чагу булмавы  яки аларның үзен сиздермәве мөмкин. Бу вакытта чирнең кайсыбер билгеләре яшерен була, шуңа да белгечләргә диагноз кую авырлаша.

   Атипик аутизмның клиник картинасы төрле авыруларда, төрле комбинациядә чагылырга мөмкин булган билгеләрне үз эченә ала. Аңа хас булган характерлы билгеләр төркеме: сөйләм бозылу, хис-тойгыларны белдерү җитешмәү, социаль тормышка яраклаша алмау, фикерләү сәләте бозылу, бик тиз кызып китү.

Аспергер синдромы – аутизмның тагын да бер төре. Авыручыларның 80 процентын малайлар тәшкил итә. 1000 баланың 7се әлеге синдром белән авырый. Чирнең билгеләре 2-3 яшьтә үзен сиздерә башлый, ләкин тәгаен диагноз 7-16 яшьтә генә куела. Аның билгеләренә килгәндә, иң еш очраганнары: социаль характердагы тайпылышлар, акыл үсешенең үзенчәлекләре, сенсорика (сизгерлек)һәм моторика бозылу.

-Аутизмны ничек дәвалыйлар?

   -Кызганычка каршы, бүгенге көнгә кадәр аутизмны дәвалауның махсус дәвалау ысуллары билгеләнмәгән. Һәм балаларны чирдән саклау буенча конкрет дару препаратлары яки тылсымлы вакцина да эзләп табылмаган. Аның барлыкка килүенең сәбәпләре дә бүгенге көнгә кадәр билгеле түгел. Нәтиҗәдә, чирнең беренче чыганагы турында мәгълүматлар булмау сәбәпле, галимнәр һаман булса сабыйларны аутизмнан тулысынча дәвалау ысулларын уйлап таба алмый. Әлеге психик чирне, нәтиҗәдә,  күзәтелгән билгеләргә карап, комплекслы рәвештә дәвалыйлар.

Дәвалау ысулларын берничә төркемгә бүләргә мөмкин:

  • Медикаментоз дәвалау. Ул агрессия, күз тартышу, даими борчылу тою, кәефнең еш үзгәрүе, артык активлык һ.б. кайсыбер проблемаларны хәл итү өчен генә нәтиҗәле булырга мөмкин. Аутизм белән авыручы бала белән, берсүзсез, медицина психологы эшләргә тиеш.
  • Бүгенге көндә аутистларга үз-үзләрен кулда тотарга булышучы терапия –АВА ысулы ( холыкны анализлау кулланмасы) киң кулланыла һәм ул коррекцияләү мәсьәләсендә иң нәтиҗәлеләрдән исәпләнә. Аның нигезендә холык технологияләре һәм аутист холкына әйләнә-тирә мохитнең тәэсир итүе һәм бу факторны файдаланып, аны үзгәртү тора.
  • Организмны ныгытучы сәламәтләндерү процедуралары. Аутизмга дучар балаларга спорт белән шөгыльләнү тыелмый. Ләкин алар махсус төркемнәрдә, мондый балалар белән эшләү өчен белемнәрен камилләштергән һөнәри инструкторлар һәм тренерлар белән шөгыльләнергә тиеш. Мондый балалар спортта зур уңышлар күрсәтергә сәләтле. Ләкин моңа ирешү өчен шулай ук дөрес педагогик алымнар куллану мөһим.
  • Логопедия буенча дәресләр. Өч яшьтән узган балалар белән логопед шөгыльләнергә тиеш. Анда сабыйлар дөрес сөйләшергә өйрәнә, бер үк сүзне кат-кат кабатлаудан баш тарта. Логопедия буенча дәресләр баланың лексиконын яхшырта, аның сөйләм запасын тулыландыра. Мондый шөгыльләр балага яңа коллективка ияләшергә булыша.

Балага социаль тормышка яраклашуга ярдәм итү өчен өстәмә чаралар үткәрү дә мөһим. Гадәттә, мондый дәресләр комплексын балалар психологы һәм табиб-психиатр берлектә төзи.

   Спорт белән шөгыльләнүгә килгәндә, аутизм белән авыручы балаларга тыныч спорт төрләрен сайларга киңәш ителә. Мәсәлән, йөзәргә өйрәнү, шахмат, шашка, гольф һ.б. Белгечләр аутистларга иппотерапия яки дельфинотерапия сеанслары үткәрү сизелерлек файда бирә дип белдерә.

  • Мактау. Ул да аутист бала өчен тәкъдим ителгән дәвалау ысулларының берсе булып тора. Шулай ук баланы ирешелгән уңышлары өчен тәм-том белән сыйлау, кочаклау, үбү яки уенчыклар бүләк итү дә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Менә шулай итеп дөрес дәвалау ысулларын, дөрес тактика алымнарын кулланганда, балада булган тискәре холык яхшы якка үзгәрәчәк.

Аутизм турында сөйләгәндә без, гадәттә, “аустик спектр тайпылышы”  (РАС)дигән терминны кулланабыз. Бу термин аутистбалаларга хас булган төрле өстенлекләр һәм җитешсезлекләр комбинациясен чагылдыра. Мәсәлән, кайсыбер балаларда барлык дип әйтерлек өлкәләрдә җитди тайпылышлар күзәтелә, шул исәптән аң-акыл ягыннан да. Күпләр сөйләм телен аңлау һәм куллану бәхетеннән мәхрүм. Ләкин бу аларга һич тә аралашучан булырга комачаулык итми. РАСлы кайсыбер балаларда исә интеллект һәм аларның сөйләм дәрәҗәсе уртачадан югарырак булырга, ләкин икенче яклап, аларның күреп-белү контактына ия булмавы, шулай ук гаилә әгъзалары һәм яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр булдыру сәләтеннән мәхрүм булулары мөмкин.

Шуңа да белем бирү буенча бурычлар куйганда аутистның үзенең генә түгел, ә аның гаилә әгъзаларының да яшәү сыйфатын исәпкә алу мөһим. РАС белән җәфаланучы балалар еш кына даими “өйрәнүгә өйрәтүгә” мохтаҗ булалар. Мәсәлән, күрү контакты, предметларны аеру, гади конструкцияләрне башкару һ.б. Сөйләм теле белән аралаша алмаганнарга альтернатив ысуллар белән ярдәм күрсәтү кирәгә. Ачу кабару, агрессия яки үз-үзенә зыян салу кебек кирәкмәгән холык – социаль яктан хупланган һәм гадәти-файдалы белемнәр белән бастырылырга тиеш (мәсәлән, эшләгән вакытта ял итеп алу). Еш кына авыруны тормышта көн саен кирәк булган нәрсәләргә өйрәтү кирәк була, шул исәптән, бәдрәф белән файдалану, теш чистарту, киенү, гаилә бәйрәмнәрендә катнашу һ.б.  Аутизм белән авыручылар гомер дәвамында өйрәнүгә, белем алуга сәләтле булалар.

-Аутизм  белән авырган балаларның әти-әниләренә нинди киңәшләр бирер идегез?

 -Мондый балалар тәү карашка холыксыз, артык иркә, тәрбиясез, кайчак аңгыра, килбәтсез булып күренергә мөмкин. Урамда, транспортта, кибеттә башка кешеләрнең аңламый биргән бәясе баланың да, әти-әнисенең дә тормышын катлауландыруы бар. Нәтиҗәдә, мондый ата-аналар үзләрен читкә кагылган, ялгыз һәм чарасыз итеп тоялар. Аларның тора-бара баласы белән бергә җәмәгать урыннарында булудан курка, авыру баласын кешегә күрсәтүдән ояла башлаулары бар.

Кайчак аутизмның авыр формаларына дучар булган баланы мәктәпкәчә белем учреждениесенә алмыйлар, соңрак “укырга сәләтсез” дип, хәтта ярдәмчел мәктәпкә дә кабул итмиләр. Мондый балаларның ата-аналары үзләрен бигрәк тә бәхетсез итеп тоя. Мондый нервлы халәттә яшәп, чарасызлык кичереп, кайсыбер ата-аналар ачуын аутист-балага чыгара – аңа кычкыра, исем атый, хәтта кыйный да. Белгечләр исә аустик бала белән уңышлы коррекцион эш үткәрү өчен гаиләдә яхшы мохит тудыру кирәклеген ассызыклый. Аутист бала белән яхшы мөнәсәбәт булдыру өчен якыннары аңа дус һәм ярдәмче булырга тиеш.

Безнең үзәктә эшләүче белгечләр түбәндәге кагыйдәләргә таянырга киңәш итә: беренчесе – балага артык зур таләпләр куймагыз. Үз тормышында ул сезнең хыялларны тормышка ашырырга түгел, ә үзенең сәләтләрен күрсәтергә тиеш.

Икенчесе –балагызга, ул үзе нинди, шулай булу хокукын бирегез. Сез аны барлык җитешсезлекләре белән кабул итегез.

Өченчедән, баланы нәрсәгә дә булса өйрәтеп, тиз үк зур уңышлар көтмәгез. Гомумән, көтмәгез. Ә аның кечкенә уңышларына да сөенә белегез.

(Дәвамы – ахыры “Сихәт”нең киләсе санында).

                                                          Гөлара Арсланова.

 

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас