Сорау:
Бүгенге көндә ике оныгым да су чәчәге авыруы белән чирли. Өченчесенә, бишектәгесенә, әлегә ул йокмады. Бу чир нәрсәсе белән куркыныч? Аны йоктырмау мөмкинлеге бармы?
Җавап:
Матур исемле бу чир гадиме ул, әллә артык хәвефлеме?
Су чәчәген (ветряная оспа) барыбыз да гап-гади, тиз үтә торган балалар чире дип кабул итә. Шул ук вакытта бу чиргә каршы прививка бар һәм кайсыбер илләрдә вакцина массакүләм характерга ия. Бүген без аның кирәкме, әллә юкмы икәнлеге хакында сөйләшербез.
Су чәчәге проблемасы җитди дип уйлыйсызмы?
Уртача климатта 1000 баланың 100се 9 яшькә кадәр су чәчәге белән бер ел эчендә авырыйлар, 90 процент кешеләр аның белән үсмер чорга кергәнче чирләп котыла. Калганнары исә өлкән яшьтә дә су чәчәгенә бирешүчән булып кала. Балаларда, чынлап та, су чәчәге, гадәттә, җиңелрәк уза.
Без гади генә итеп “ветрянка” дип атап йөрткән чир балалар инфекциясе булып исәпләнә. Гадәттә, аның “дулап алуы” балалар бакчаларында һәм мәктәпнең башлангыч сыйныфларында күзәтелә. Ләкин өлкәннәр дә су чәчәге белән авырырга мөмкин. Шунысын онытырга ярамый: яшь олырак булган саен бу чир дә авыррак узарга һәм катлауланулар күзәтелергә мөмкин.
Алга киткән илләрдә су чәчәге белән авырган 1000 кешенең бишесе дәваханәгә эләгә, 100000 кешенең 2-3се вафат була. Чирнең катлаулануы бактериаль сепсиска, үпкә ялкынсынуына, энцефалитка, баш миенә кан савуга һ.б. китерергә мөмкин.
Русиядә ел саен 500дән алып 1150 меңгә кадәр кеше су чәчәге белән авырый. Соңгы ун ел эчендә аның арта баруы күзәтелә. Шунысы да борчуга сала: су чәчәге белән өлкәннәр торган саен ешрак чирли. Аннан вафат булучыларның да күпчелеген (80 процентын) өлкәннәр тәшкил итә.
Су чәчәген бик авыр кичерүче кешеләргә түбәндәгеләрне кертергә була:
Вакцина ясатудан файда бармы?
АКШның кайсыбер районнарында 1995 елдан алып 2003 елга кадәр, массакүләм вакцинация үткәрү аркасында, су чәчәге таралу хәвефе 80 процентка кадәр кимегән. Бер доза вакцина ясалган программа кулланышка кертелгәннән соң, нибары 12 ел эчендә, су чәчәгеннән үлүчеләр саны 88 процентка (!) кимегән. Белгечләр әйтүенчә, ике прививка эшләткәннән соң тагын да яхшырак нәтиҗәләр күзәтелә.
Галимнәр, тикшеренүләр үткәреп, шуны ачыклаганнар: су чәчәгенә каршы тик бер генә прививка эшләтүче кешеләрнең дә 90 проценты 15 ел дәвамында бу чиргә бирешмәгән. Вакцина яңа буын препаратларыннан санала, шуңа күрә аның гомер буена кешене бу чирдән саклый алуы-алмавы әлегә билгеле түгел.
Су чәчәгенә каршы привика ясатуның файдасы ил дәрәҗәсендә ачык күренә. Ачыклануынча, су чәчәгенә каршы прививка бүгенге көндә хәвефсезләрдән исәпләнә. Чирнең үзеннән аермалы буларак, ул бервакытта да куркыныч катлаулануларга китерми.
Кызганычка каршы, бүгенге көндә Русиядә су чәчәгенә каршы прививка милли прививкалар календаренә кертелмәгән, ягъни аны ясату мәҗбүриләрдән исәпләнми. Бөек Британиядә аны якын туганнары арасында чиргә бирешүчәнлеге булганнарга һәм әлегә иммунитеты формалашмаган медицина хезмәткәрләренә ясыйлар. АКШта исә 12-14 айлык балаларның барсына да ясатырга тәкъдим ителә. Икенче доза бала организмына 4-6 яшь тулгач кертелә.
Галимнәр су чәчәгенә каршы прививканы элегрәк иммунитет булдырмаган, 13 яшьтән узган һәркемгә ясатырга киңәш итә.
Шулай ук:
Фото: vakcina.ru