Сәламәтлек
21 Май 2024, 09:11

Тормыш буйлап бергә йөгерәләр

Ярату – ул бер-береңә карау түгел, ә икең бергә бер юнәлештә карау, дигән Антуан де Сент-Экзюпери. Әлеге гаилә тарихы белән танышканнан соң, аның сүзләренә “бер юнәлештә карау гына түгел, ә атлау һәм йөгерү” дип өстисе килә.

Тормыш буйлап бергә йөгерәләрТормыш буйлап бергә йөгерәләр
Тормыш буйлап бергә йөгерәләр

Дүртөйле шәһәрендә яшәүче Гүзәл Равил кызы һәм Илдус Мәснәви улы Нуртдиновларны спорт таныштырган һәм кавыштырган. Менә инде 30 ел алар, спортка һәм бер-берсенә биргән вәгъдәләренә тугры калып, тормыш юлы буйлап йөгерәләр.

Бүген җиңел атлетикадан башка тормышын күз алдына да китерә алмаган Илдус Мәснәви улы мәктәптә укыганда география укытучысы Дюкшин Алексей Максимович җитәкләгән спорт ориентирлашуы һәм туризм түгәрәгенә барып эләкмәсә, аларның тормыш сукмагы бөтенләй башка юнәлештә китәр иде, мөгаен. Хәер, иртәме-соңмы барыбер спортка алып килер иде.

– Йөгерә башлаганчы мин күп төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнеп карадым. Фототүгәрәккә, биюгә, киномеханикка, хәтта цирк түгәрәгенә дә йөрдем. Әмма берсе дә күңелгә ятып бетмәде. Шуннан соң классташым белән спорт ориентирлашуы һәм туризм түгәрәгенә язылдык. Ул вакытта укучылар арасында бик популяр иде ул, – дип искә ала йөгерешче.

Малайлар туризмның теоретик өлешенә бик тиз төшенә. Компас белән эшләргә дә, азимутлар билгеләргә дә, учаклар ягарга, палаткалар корырга да өйрәнә. Ә менә физик яктан ныгырга кирәк була. Шулай итеп аның тормышында “Нефтяник” стадионы тренеры, җиңел атлет, йөгерешче Мәрдамшин Риф Назар улы барлыкка килә.  Шул вакыттан алып бүгенгәчә спорт мастерына кандидат, республика һәм Русия беренчелекләрендә озын дистанциядә һәм марафоннарда призлы урыннар алган Нуртдинов йөгерүдән туктамый. Әйе, төрле сәбәпләр белән паузалар алган, азрак йөгергән вакытлары була, әмма беркайчан да бөтенләй тукталмый.

Ярышлар баскычлап үтә. Тәүдә мәктәп, аннан район, соңыннан республика, ә иң ахырдан ил күләмендә уза алар. Илдус Нуртдинов аларның барысында да катнаша. 1980 елда (Олимпиада елы)  республика күләмендәге ярышта аларның командасы Дүртөйле районы исеменнән катнаша һәм Волгоградка бер атналык путевка белән бүләкләнә. Онытылмас истәлекләр калдыра ул ярышлар.

Башкорт дәүләт аграр университетының агрономия факультенда укып, диплом алгач, туган ягына кайтып, “Полив” оешмасында хезмәт юлын башлый. Аннан соң Дүртөйле балалар турбазасында спорт ориентирлашуы һәм туризм буенча түгәрәк җитәкчесе була. Тормышының иң актив, вакыйгаларга бай чоры дип Дүртөйле районы хакимияте каршындагы Яшьләр эшләре буенча комитет рәисе булып эшләгән елларын саный. Бәйгеләр, фестивальләр, спорт ярышлары, турслетлар...

–Җомга саен без Бурный Потокка бара идек. Спорт ориентирлашуы буенча ярышлар оештыра, киртәләр полосасын үтә идек. Шундый күңелле, дуслык, җылылык атмосферасында үтә иде ул очрашулар, – ди Илдус Нуртдинов.

Ә менә өйләнү егетнең актив һәм чараларга бай тормыш планнарына кертелмәгән була. Җыелма команда составындагы йөгерешче спорт мастеры булу турында гына уйлый. Айлар буе ярышларда, тренировкаларда йөргәндә гаилә кору кайгысы булмый. Әмма никах сәгате сукса, язмышыңнан йөгереп тә кача алмыйсыңдыр. Хәер, Илдус Мәснәви улы язмышыннан түгел, ә язмышына таба йөгергән булып чыга. 

Спортчы, җиңел атлет Рәмил Җәләевич Шәйхетдинов белән алар ярышларга бергә йөриләр. Тренировкадан соң да аралашалар. Аларга чәй эчәргә дә еш кергәли егет. Билгеле спортчының тормыш иптәше Людмила Рәис кызы аны гел ачык йөз белән каршы ала. Әлеге гаиләдә үсеп килгән ике кызның берсе Гүзәл белән берничә елдан кавыша да инде яшь спортчы. Яшьләр җайлап кына аралаша, тренировкаларга бергә йөри башлаганда кыз мәктәптә генә укыган әле. Аннан соң Бөре педагогия университетына укырга кергән. Ул 2нче курста укып йөргәндә өйләнешергә була яшьләр. Әйткәндәй, ул вакытта Илдус Мәснәви улына 30 яшь тулган була инде. Әмма яшь аермасы аларны куркытмаган.

–Башкаларның да безнең яшь аермасына аптыравын хәтерләмим. Ә менә берәүнең “Шушы заманда кеше өйләнәмени?” дигәне истә. 90нчы еллар башы иде бит. Талоннар заманы... Бәлки, шаярып та әйткәндер инде ул аны. Әмма без заманга карап тормадык.  Ул заманнарның яхшырганын көтсә, кешелек күптән яшәүдән туктар иде, – ди Илдус Мәснәви улы. – Гомер озын, вакыт күп кебек тоела гына ул. Әмма вакыт бик тиз үтә. Тормыш иптәшем белән гаилә корганга –30 ел, ә 3 көн кебек тиз генә үтеп киткән...

Нуртдиновлар гаиләсендә өч кыз үскән. 1996 елда туган зур кызлары Рината “Орленок” бөтенрусия балалар үзәгендә лагерь начальнигы урынбасары булып эшли. Уртанчы кызлары Алсу  Мәскәү энергетика университетында белем ала. Төпчекләре Дарина мәктәптә укый. Әтисе алтын юбилеен каршылаган елны туган ул.

Кызларның өчесе дә спорт белән якыннан таныш. Йөгерәләр, чаңгыда йөриләр. Дарина әтисе белән Казанда төнге йөгерештә катнашкан.

Дүртөйле районы мәгариф бүлегенең профсоюз комитеты рәисе булып эшләгән Гүзәл Равил кызы да йөгерә. Уфаның 450 еллыгы уңаеннан оештырылачак халыкара марафонда Нуртдиновлар парлап катнашачак.

–Көн саен бергә йөгереп булмый. Аның интенсивлыгы икенчерәк. Аннан хатын-кызның өйдә эше дә күбрәк булып китә. Әмма ничек кенә булмасын, барыбер йөгерергә җаен таба. Ире сәламәт тормыш рәвеше алып барганда, спорт белән шөгыльләнгәндә диванда ятмас инде, – дип елмая спортчы. – Әти-әни үрнәгендә балаларда да спортка сөю тәрбияләнә. Ә минем һәр көнем зарядкадан башлана. 15-20 минут шөгыльләнеп алам да йөгереп киләм. Кичен җиңелчә генә ашап алганнан соң йөгерәм. Яңа уйлар, иҗади карарлар йөгергәндә килә, – ди 60 яшьлек йөгерешче.

Хезмәт юлы төрле юнәлештә барган Илдус Мәснәви улының. Яшьләр белән эшләгән җитәкчене Дүртөйле телевидениесе директоры вазифасына чакырганнар. Ә 2010 елда Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе булган. Былтыр исә Пенсия фонды социаль страховкалау фонды белән кушыла. Бүген шунда хезмәт куя ул.

Тормыш барышында бер-берсеннән шактый ерак өлкәләрдә бөтенләй таныш булмаган юнәлештә эшләргә туры килсә дә, һәркайсында интузиазм белән эшкә алына. Нинди генә вазифа биләсә дә, спортка тугры кала ул. Һәм һәрвакыт гаилә әгъзаларын гына түгел, үзенең коллективын да спорт ярышларына, чараларга җәлеп итә, актив катнаштыра.

Тормыш буйлап бергә йөгерәләр
Тормыш буйлап бергә йөгерәләр
Тормыш буйлап бергә йөгерәләр
Тормыш буйлап бергә йөгерәләр
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас