Сәламәтлек
14 Май 2024, 07:40

Тычкан чире – куркыныч чир

“Бөер синдромлы геморрагик бизгәк” кебек авыр һәм катлаулы чирне  кимерүчеләр таратуын барыбыз да яхшы белә.

Тычкан чире – куркыныч чирТычкан чире – куркыныч чир
Тычкан чире – куркыныч чир

    “Бөер синдромлы геморрагик бизгәк” кебек авыр һәм катлаулы чирне  кимерүчеләр таратуын барыбыз да яхшы белә. Чир тәүге тапкыр  узган гасыр урталарында теркәлгән.                               

   Роспотребсоюз идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, зарарлануның күпчелек очрагы гадәти шартларда теркәлә: мәсәлән, авылга кунакка кайтканда, шәхси йорт-кура белән яшәгәндә һ.б. 

   Русия киңлекләренә күз салганда, илдә ел саен җиде меңнән артык кеше тычкан чире, ягъни бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авырый. Әлеге инфекцияне эләктермәс өчен нинди таләпләрне үтәргә кирәк һәм авыруның билгеләре нинди?

                                Чир нидән башлана?

   Башланган чорында чирне ачыклау шактый катлаулы була, аның билгеләре гадәти гриппныкын хәтерләтә: тән температурасы кинәт 40 градуска кадәр күтәрелә. Кеше бер яна, бер туңа, аның бөтен тәне, башы авырта, хәлсезлек изә, авызы кибүдән интегә.

   Авыру эләктергән кешенең кан басымы түбән төшә, йөрәк тибеше тигезсез була башлый. Шул ук вакытта коньюнктивит, тәнгә бетчәләр чыгу һәм тән тиресенең кызаруы күзәтелә. Бетчәләр култык асларында һәм янбашта күренә. Мондый билгеләр өч тәүлек чамасы дәвам итә. Әлеге стадияләрдә тычкан чирен ачыклау бик авыр.

  

   Тычкан авыруы көчәя төшүгә, кешенең бөерләре зарарлана һәм биле авырта башлый. Күңел болгану һәм косу тәүлегенә берничә тапкыр кабатлана. Бөерләр шул дәрәҗәдә начар эшли башлый ки: авыру кеше хәтта күп итеп сыеклык эчсә дә, бәдрәфкә йөрми дип әйтерлек. Шул ук вакытта авыруны даими эчәсе килү хисе борчый, ләкин моның белән дә проблема килеп туа: табигый юл белән чыгару мөмкин булмаган сыеклык организмда кала һәм авыруның битләре, күз кабаклары, кул бармаклары шешенә башлый.
Әйткәндәй, кайсыберәүләрне коры ютәл, борын тыгылу һәм начаррак күрә башлау борчый.

   Эч авырту, эч күбү, бит һәм күз кабаклары шешенү кебек билгеләре дүртенче көнне барлыкка килә. Бу стадия аеруча куркыныч тудыра, чөнки нәкъ шушы вакытта үлемечле катлауланулар – эчке кан китүләр булырга мөмкин. Бу стадия 5-11 көн дәвам итә.

   Тычкан бизгәге чире озак дәвалау таләп итә: дөрес дәвалану курсы бирелсә, кеше якынча 3-6 атнадан терелә. Әгәр төрле катлауланулар булса, чир ярты елга кадәр дә сузылырга мөмкин. Тычкан чиренең инкубация чоры якынча 2 атна диелә.

                               Чирне ничек җиңәргә?

   Ул үзеннән-үзе узар дип ышану – ахмахлык! Аны халык медицинасы ярдәмендә дәвалау да мөмкин түгел! Тычкан чире – үлемгә илтү белән янаучы һәм зур куркыныч тудыручы авыр чир һәм аны үз белдегең белән дәвалау мөмкин түгел. Әгәр тәүге билгеләрен үзегездә яки якыныгызда сизәсез икән, тиз үк табибка барыгыз. Кимерүчеләр белән бәйләнеш булырга мөмкин урыннарда булсагыз, бу турыда сөйләп бирегез.

   Чирне бары тик стационарда, ягъни дәваханәдә генә дәвалап була, өйдә ятып терелү мөмкин түгел хәл, ди белгечләр. Чирне туктату өчен кан тамырына, гадәттә, вируска каршы препарат кертәләр.

   Тычкан бизгәге фонында баш мие шешенүе, менингит, абсцесслар, баш миенә кан саву; миокардит; панкреатит, сепсис; бөер җитешсезлеге кебек җитди катлауланулар килеп чыгарга мөмкин.

  Белгечләр әйтүенчә, тычкан чире хәвефе ел әйләнәсенә яный, ә язын һәм көзен ул аеруча көчәя төшә. Роспотребнадзор биргән мәгълүматларга караганда, Русиядә, гадәттә, ел саен апрель-май айларында мең ярым чамасы кеше бөер синдромлы геморрагик бизгәк эләктерә. Шуңа да табиблар халыкны быел аеруча сак булырга, искәртү чараларына игътибарлырак булырга өнди. Илнең төрле төбәкләреннән алынган хәбәрләр шуны дәлилли: тычкан бизгәге авыруы елдан-ел арта һәм ул торган саен күбрәк кешеләргә хәвеф белән яный.
    Геморрагик бизгәк, нигездә, кешенең бөерләренә зыян китерүче кискен инфекция. Статистика мәгълүматларына күз салсак, барлык чирләүчеләрнең 7–10 проценты төрле катлауланулардан – бөер эшләмәүдән, кан савудан, үпкәләр ялкынсынудан һ.б.вафат була. Шуның өстәвенә, геморрагик бизгәк – кан тамырлары эшчәнлегенә зур зыян китерүче чир.

Фото: probolezny.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас