Сәламәтлек
11 Май 2024, 06:32

Йөрү инсульттан соң аякка бастыра!

Инсульттан соң нормаль тормышка кайту – бик тә озайлы һәм җаваплы процесс.

Йөрү инсульттан соң аякка бастыра!Йөрү инсульттан соң аякка бастыра!
Йөрү инсульттан соң аякка бастыра!

   Замана зәхмәтенә әверелде бүген инсульт. Элек аның белән өлкән яшьтәгеләр чирләгән булса, бүген инсульт яшьләрне дә аяп тормый.

   Шунысы билгеле, инсульттан соң нормаль тормышка кайту – бик тә озайлы һәм җаваплы процесс. Ә менә галимнәр мондый пациентларга бик тә гади һәм нәтиҗәле ысул тәкъдим итә: ул да булса, көненә ким дигәндә ярты сәгать җәяү йөрү.  Йөрү мондый авыруларга сәламәт яшәү рәвешенә кайтуга һәм озын гомерле булырга ярдәм итә. Иң мөһиме – ялкауланмаска!

   Галимнәр, күпсанлы тикшерүләр үткәреп (анда еллар дәвамында инсульт үткәргән йөзләрчә кешеләр катнашкан), шундый нәтиҗәгә килгән: физик активлык, аеруча җәяү йөрү, бар кешеләргә дә, аеруча инсульт кичерүчеләр өчен, иң файдалысы.

Фото: marathonec.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас