Сәламәтлек
4 Май 2024, 05:56

Ә сез күпме йоклыйсыз?

Ял көннәрендә тиешле сәгатьләрне йоклау депрессиядән коткара.

Ә сез күпме йоклыйсыз?Ә сез күпме йоклыйсыз?
Ә сез күпме йоклыйсыз?
Йокы кеше сәламәтлегендә зур роль уйный. Галимнәр  даими рәвештә йокы буенча тикшеренүләр үткәрәләр. Менә соңгы тикшеренүләр нәтиҗәләре: атна буена ягъни эш көннәрендә туймаган йокыны ял көннәрендә туйдырып, яңа эш атнасына яхшы көч җыеп була.
Ял көннәрендә тиешле сәгатьләрне йоклау депрессиядән коткара ала икән.  Кытайның Хунань университететы галимнәре эш көннәрендә 7 сәгатьтән азрак йоклаучыларның ял көннәрендә озаграк ял итүе күңел төшенкелеген күпкә киметә алуын ачыклаган. Аеруча бу 65 яшьтән соңгы ир-атларга кагыла.
Биредә галимнәр элек канәгатьлек биргән шөгыльләргә кызыксыну югалуны һәм тотрыклы рәвештә боек күңелле булуны күңел төшенкелегенең беренче билгеләре итеп алганнар. 2017 - 2020 елларда 7 мең катнашучы арасында сораштыру үткәргәннәр.  Ял көннәрендә аз йоклаучылар белән чагыштырганда ял көннәрендә бер-ике сәгатькә озаграк йоклаучыларда депрессия билгеләре кимрәк булган.  Аларда күңел төшенкелеге ихтималлыгы түбәнрәк булган. 
Бер сәгатькә озаграк йоклаучыларда куркыныч 38 процентка азрак булган. 2 сәгатькә артыграк йоклаучыларның 46 проценты депрессиядән ерагайган. Аңлашылуынча, биредә сүз атна эчендә аз йоклаучылар турында бара. Ягъни эш көннәрендә алтышар сәгать, күп дигәндә 7 сәгать йоклаганнар. Алар ял көннәрендә табиблар киңәш иткән 8-9 сәгать йоклаганнар. Шул ук вакытта 8 сәгатьтән артыграк йоклаучылар үзләрендә депрессия билгеләре кимүен тоймаганнар. Әйткәндәй, шундый ук тикшеренүне Көньяк Корея галимнәре дә үткәргән. Һәм ике ил галимнәренең нәтиҗәләре тәңгәл килгән: ял көннәрендә 1-2 сәгать күбрәк йоклау файдалы, ләкин йокы вакыты тәүлегенә 9 сәгатьтән артмаска тиеш.
Өстәмә йокы инсульт куркынычын киметәме? Кытай галимнәре моны да тикшергән. Алар эш атнасыннан соң ял көннәрендә өстәмә йокы сәгатьләренең йөрәк өянәге һәм йөрәк-кан тамыры системасының башка авырулары ихтималлыгын киметә алуын ачыклаганнар.  Галимнәр 3400 кешене тикшергән. Нәтиҗә атна буена йокысы туймаган, ләкин ял көннәрендә ике сәгать күбрәк ял итә алганнарда йөрәк һәм баш өянәкләре куркынычы 63 процентка кимрәк булуын күрсәткән.
Нәтиҗә: даими рәвештә табигатьтән салынган һәм организмга кирәкле 8 сәгатьлек йокы - иң файдалысы. Менә шулай, йоклаганда да алтын урталыкны сакларга кирәк.

Фото: bigbookname.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас