Табиб киңәшләренә колак салыгыз, дуслар!.
Яшь олыгайган саен организмга катлаулы туклануны эшкәртү өчен вакыт та, көч тә күбрәк кирәгә бара. Шуның өчен дә өлкән яшьтәге кешеләргә рационның гомум калориялелеген киметергә киңәш ителә. Терлек майларын (сыер, сарык, атланмай, сөт өсте, каймак), шулай ук татлы әйберләрне (шоколад, кәнфит, кайнатма), составында холестерин булган ризыкларны (бавыр, ми, йомырка) куллануны чикләргә киңәш ителә.
Туклану өстәленә һичшиксез үсемлек мае, яшелчә һәм җиләк-җимешне күбрәк кертергә кирәк. Өлкән яшьтәгеләргә тозлы, әче азыкларны, тәмләткечләрне, азыкта тоз күләмен дә чикләргә киңәш ителә.
Тагын да бер мөһим киңәш: олыгайган саен сыеклык эчүне да чикләгез: ул көненә 1 литрдан артмасын. Һәм аз-азлап кына көненә 4-5 тапкыр ашагыз.
Фото: kirova47.ru