Сәламәтлек
3 Мая 2024, 13:12

Арка авыртса, нишләргә?

Әлеге авырудан Русия халкының 35 проценты интегә.

Арка авыртса, нишләргә?Арка авыртса, нишләргә?
Арка авыртса, нишләргә?

Сораштырулардан күренүенчә, әлеге авырудан Русия халкының 35 проценты интегә.

   Бу – умыртка авыруларының бер төре. Авыртуларның сәбәбе – арка миеннән умырткалыкка чыгучы җепселләрнең ялкынсынуы. Арка мие ялкынсынуы вакытында бил генә түгел, бөтен арка авыртырга мөмкин.

   Хәзерге көндә сатуда бик тиз генә савыктыруны вәгъдә итүче чит ил кремнары һәм мазьлары күп. Кагыйдә буларак, алар, беренчедән кыйммәт, ә икенчедән, күп очракта хәтта авыртуны да баса алмыйлар. Ә инде авыруны дәвалый алулары турында сүз дә юк...

   Халык медицинасында исә яхшы нәтиҗәләр бирә торган чаралар бар. Мәсәлән:

  • Арка мие ялкынсынуын кыргый урман ысулы белән дәвалау (бу ысул аучылар, геологлар, сәнәгатьтә эшләүчеләр арасында киң таралган). Моның өчен пыяла савытка яхшылап юылган өр-яңа тавык йомыркасын ватмыйча салырга да, серкә эссенциясе өстәргә. Эссенция йомырканы капларлык булырга тиеш.

   Өч тәүлектән соң, йомырка кабыгы эреп беткәч, йомырка тыгызлана (каты пешкән төсле була). Йомырканы алып, элпәсен ташларга һәм бертөрле масса барлыкка килгәнче сыеклыгы белән бергә изәргә. Шуннан соң 1-2 аш кашыгы үсемлек мае салып болгатырга. Барлыкка килгән ботканы бөкеле шешәгә салып, бүлмә җылылыгындагы температурада караңгы урында сакларга. Арка мие ялкынсыну кискенләшкәндә, әлеге катнашманы селкеп болгатырга да, төнгелеккә авырткан урынга ышкып, мамык шәл белән төреп ятарга.

Фото: lifehacker.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас