Акула дигән сүзне ишетү белән адәм баласының коты оча башлый. Ә менә “акула кешене коткара ала” дигән сүзләргә һич тә ышанасы килми. Ләкин...
Акулалар сәламәтлек ягыннан башка барлык җан ияләреннән аерылып торалар. Хәтта башка мәхлүкләр өчен үлемечле булган яралар да аларны җиңә алмый икән. Теләсә нинди яра алар тәнендә зур ялкынсынулар тудырмый, җиңел генә төзәлә. Җитмәсә, акулаларның иммун системасы теләсә нинди вирус һәм бактерияләргә каршы тора ала, имеш. Борынгы кытайлылар акула кимерчәгеннән аш әзерләгәннәр һәм аны бик тә файдалы дип ышанганнар. Сез моны дөрестер дип уйлыйсызмы?
1980нче елларда медицина өлкәсендә яман шеш авыруын дәвалауга карата башка, үзгә караш барлыкка килә башлый. Массачусетс технология институты докторы Роберт Лангер акула кимерчәкләрендә яман шешне булдырмый торган матдәләр барлыгын исбатлаган. Димәк, кытайлылар бик тә белеп аш пешергән икән аннан.
Лангер ясаган ачыш бүген дә актуаль. АКШ, Мексика, Бельгия, Канада, Швеция кебек илләрнең медицина учреждениеләрендә акула кимерчәгеннән ясалган препаратларга сорау кимемәве шуны дәлилли.
Фото: lifehacker.ru/mify-ob-akula