Коронавирус зәхмәте йокламый. Ул бүген дә торган саен очрый һәм күп кешеләрнең саулыгына зур зыян салуын дәвам итә.
Шаккатмалы хәл: “КОВИД-19 инфекциясе авыр узган очракларда кешедә акыл күрсәткечләренең түбәнәюе, хәтта баш миенең 10 елга кадәр картаюы күзәтелергә мөмкин”,- дип белдерә галимнәр.
Империя колледжы (Бөек Британия) тикшерүчеләре коронавирусның баш миенә зыян салуы турында белдерде. Мондый нәтиҗәгә тикшерүчеләр 84000 кешене тикшергәннән соң килгән һәм алар коронавирусның кайвакыт берничә айга сузылган когнитив дефицитка китерүен ачыклаган. Әйткәндәй, когнитив күрсәткечләрнең түбәнәюе хәтта чирне артык авыр кичермәгән кешеләрдә дә күзәтелгән.
Фото: iz.ru