“Әлбәттә, шикәр кушылган продуктлар тәмле һәм туклыклы, ләкин алар канда глюкоза һәм инсулин күләмен арттыра. Шуның белән бергә, диабет, йөрәк-кан тамырлары чирләре килеп чыгу хәвефен арттыра”,- дип кисәтә галимнәр.
Киң колачлы тикшерүләр үткәргән француз галимнәре шуны дәлилли: шикәр кушылмаган газлы су да аның шикәре күп булган оригиналь туганы кебек үк зыянлы икән. Тикшерүләрне 10 ел дәвамында, 104000 кеше (!) катнашлыгында үткәргәннәр.
Даими рәвештә татлы эчемлекләр кулланучыларда йөрәк-кан тамырлары авырулары ешрак очрый. Американың Кардиология колледжы үткәргән тикшерүләрдә ясалма балландырылган эчемлекләр яратучылар арасында инфаркт, инсульт кебек чирләрнең 20 процентка күбрәк булуы ачыкланган.
Фото: marieclaire.ru