Сәламәтлек
30 апрель 2024, 13:27

Лимонның зыяны да зур

Аның белән чәй эчәргә барыбыз да ярата.

Лимонның зыяны да зурЛимонның зыяны да зур
Лимонның зыяны да зур

Аның белән чәй эчәргә барыбыз да ярата. Ләкин андагы кислота кешенең теш эмален йомшарта...

    Сер түгел: өлгереп җитмәгән алманы ашаганда, әчелектән чырайлар сытыла. Менә шуңа күрә лимонлы чәй яки лимонад эчкәч, шулай ук алма ашагач, авыз эчен җылы су белән чайкатып куярга киңәш итә табиблар. Алма ашаганнан соң бер-ике йотым су йотып куйсагыз, тагын да яхшырак булыр.

    Ашап туйганнан соң һәрвакытта да авыз эчен җылы су белән чайкатырга гадәтләнегез. Ә йокларга ятар алдыннан теш араларында калган ризыкны махсус җеп яки таякчык белән чистартып, паста белән ышкып, кат-кат чайкатсагыз – авыз эчегез иртәнгә кадәр исләнмәс, тешләрегез дә сәламәт булыр.

Фото freepik.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас