Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 апрель , 14:45

Уфа табиблары ирнең эченнән 20 килограммлы шеш алган

Ни өчен ир шеш шулкадәр үскәнче табибларга мөрәҗәгать итмәгән?

https://vk.com/dr.arakhmatullin
https://vk.com/dr.arakhmatullin

Уфаның 21нче дәваханәсе хирурглары бер ирнең эченнән 20 килограмм авырлыктагы шешне кисеп алганнар. Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Дәваханәгә килгәндә пациентның авырлыгы 220 килограмм булган. Аны ашыгыч ярдәм машинасында алып килгәннәр. Ул тән температурасының югары булуына, зур шеш барлыкка килеп, аннан эрен ага башлавына һәм кан китүенә зарланган.

“Симезлек аркасында ир озак вакыт тәнендәге артык җыерчыкка игътибар итмәгән, шуңа ул табибларга мөрәҗәгать итмәгән. 5-7 ел эчендә шеш нык үскән. Гадәти кием кия алмый башлагач һәм хәрәкәт итүдә кыенлыклар тугач кына пациент медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Табиблар аны тикшергәннән соң ашыгыч рәвештә операция ясарга кирәклеген әйтәләр. Операция вакытында хирурглар бригадасы 100*70*70 см зурлыктагы һәм авырлыгы 20 килограммнан арткан шешне алалар”, – ди Айрат Рәхмәтуллин.

Бүген инде ир өенә кайткан. Хәзер ул реабилитация курсы уза.

Табибларга афәриннән башка сүз юк. Ә пациентларга вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк тә бит...

https://vk.com/dr.arakhmatullin
https://vk.com/dr.arakhmatullin
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: