Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 апрель , 12:01

Яшьләр вейплар төтененә тончыга

Илдә вейплар сату күләме күзгә күренеп арта.

Яшьләр вейплар төтененә тончыга
Яшьләр вейплар төтененә тончыга

Казахстан президенты Касыйм Жомарт Токаев электрон сигеретларны сату һәм таратуны тыю законына кул куйган.
Дәүләт башлыгы кул куйган документка ярашлы, республикада вейплар өчен ароматизаторлар һәм сыекчалар сатуны һәм аларны рекламалауны тулысынча тыячаклар. Әлеге чара яшьләр арасында никотинлы матдәләрне таратуга каршы көрәшкә бәйле кабул ителгән. Казахстанда яңа норма 60 көннән соң үз көченә керәчәк.
Русиядә дә депутатлар зәгыйфь кенә булса да бу хакта сүз кузгаткалап карыйлар да соң, әлегә алга китеш юк. Дәүләт Думасында ЛДПР партиясе депутатлары Русиядә вейпларны сатуны тулысынча тыюны тәкъдим итүче закон проектын әзерләгән-әзерләвен. Алар илдә вейплар сату күләме күзгә күренеп арта дип белдерә.
Сукыр да күрә дигәндәй, чынлап та хәзер вейп тартучы яшьләр, үсмерләр, хатын-кызлар гадәти күренешкә әверелеп бара. Ә вейп сатучыларның кесәләре калыная: 2020 елда электрон сигаретлар сату күләме 47 млрд. сумга җиткән. Яшьләр арасында вейпларның елдан-ел популярлашуын искә алганда, бу сумманың тагын да ныграк артуы көтелә. Русиядә интернет киңлекләре аша гына 6,5 млн. сумлык вейп сатылган. Депутатлар алдагы елларда 5 тапкырга артуы мөмкин дип хәвефләнә.
Бүгенге көндә вейпларна махсус кибетләрдә генә сату рөхсәт ителгән. Вейп тартып һәлак булган үсмерләр саны елдан-ел арта. Мәсәлән, Бийск каласында 12 яшьлек малай вейп тартып үлгән. Уфада да андый хәлләр булгалады. Яшьләребез- киләчәк буыныбыз - сәламәт булсын, гомерләренә куркыныч янамасын өчен, вейп сатуны законлы нигездә тыю мөһимлеге бүген көнүзәк мәсьәлә!

Фото: sskidki.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: