Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
16 апрель , 11:56

Баш миендәге шешнең бу билгесе турында белә идегезме?

Организмыбызга карата игътибарлы булыйк. 

read-woman.ru
Фото:read-woman.ru

Табиб-терапевт һәм телевидение алып баручысы Елена Малышева, аның коллегасы, кардиолог Герман Гандельман  Беренче каналдагы “Жить здорово!” тапшыруы эфирында күзләрдә нык итеп авыртып чагылган баш сызлавы баш мие шеше турында сөйләве ихтимал, дип белдерә. Табиблар сөйләвенчә, баш мие шеше күз чокырына якын урнашырга мөмкин. “Шеш үсә, күзгә яисә күз нервысына басым ясый, нәтиҗәдә күз тирәсендә авырту барлыкка килә”, – дип аңлата Гандельман. “Күздәге гадәти булмаган авырту тойгысы (офтальмологик  түгел), ул – күз янында урнашкан баш мие шеше”, – дип өстәгән Малышева.

Моннан тыш, медиклар күзне авырттырган баш сызлавы шулай ук глаукома өянәге билгесе  булырга мөмкин, дип белдерә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: