Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 апрель , 19:47

Табиблар бик авыр хәлдәге сабыйны коткарган

Бала “черничный кекс” төрендәге тимгелләр белән туган.

https://vk.com/dr.arakhmatullin
https://vk.com/dr.arakhmatullin

Башкортстан табиблары “черничный кекс” төрендәге тимгелләр белән туган сабыйны коткарган.

Г.Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең перинаталь үзәгендә 27 яшьлек пациент вакыты тулган бала таба. Әмма малайның хәле бик авыр була. Өстәвенә, ул “караҗимеш кексы” төрендәге тимгелләр белән капланган була, дип хәбәр итә үзенең Вконтакте сәхифәсендә республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

Табиблар сабыйга беренчел реанимация ярдәме күрсәтәләр, ә аннары яңа туган балаларны реанимацияләү һәм интенсив терапия бүлегенә күчерәләр, анда аны ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтыралар.

Министр сүзләренчә, комплекслы тикшерүдән соң балада цитомегаловирус ачыклана. УЗИда табиблар сабыйның бавыры 4 см зураюын, баш миендә су тулган шеш булуын һәм тагын берничә кимчелекне күрәләр. Вирус йоктыру нәтиҗәсендә гепатит, үпкә, бөер, кан тамырлары тышчасы һәм күзнең челтәр катлаулары, баш мие тышчасы һәм матдәләре ялкынсынган була.

Баланы тар белгечләр – инфекционист, офтальмолог, невролог тикшерә. Вирусларга каршы терапия, тиешле дәвалау үткәрелә.

“Хәзер баланың хәле тотрыкланды. Тугызынчы тәүлеккә хәле яхшыргач, аны вакытыннан алда туган һәм яңа туган балалар патологиясе бүлегенә күчерделәр. Ә 14 көннән соң алга таба дәвалану өчен 17нче санлы шәһәр балалар клиник дәваханәсенә күчерделәр”, – ди Айрат Рәхмәтуллин.

Сабый, тизрәк савыгып, сәламәт булып үссен дип телик. 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: