Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 апрель , 12:42

Талпан кадалган очракта ниләр эшләргә?

Талпаннар чорына аяк бастык. 

Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Талпан тешләгән очракта мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә шулай ук бөҗәкне анализга илтеп тапшырырга кирәк, дип  сөйләгән “Лента.ру”га “ЛабКвест” медицина компаниясе  табиб-белгече Вера Сережина. Белгеч сүзләренчә, талпанны тере килеш саклау яхшырак, мөмкинлек булганда, әлбәттә. Бу очракта анализ төгәлрәк булачак.

“Талпаннар тараткан барлык инфекцияләр арасында кеше өчен хәвефле  җиде инфекция бар: энцефалит, боррелиоз, эрлихиоз, талпанның кире кайту тифы, туляремия, бабезиоз һәм таплы бизгәк. Бу авыруларның барысын да бер билге берләштерә – алар үзәк нерв системасына төзәтеп булмый торган зыян китерергә, инвалидлыкка яки хәтта үлемгә китерергә сәләтле”, — дип кисәтә табиб.  

Сережина сүзләренчә, зарарланган талпанны сәламәт талпаннан тышкы яктан аеру мөмкин түгел, шуңа күрә аны анализга илтергә кирәк.

“Кадалган талпанны йолкып алырга ярамый –  бу аның башы һәм кадалган борынының ярада калуына китерәчәк. Бернинди очракта да талпаннарны сытарга һәм изәргә ярамый, чөнки шул рәвешле ярага тагын да күбрәк йогышлы агентлар эләгәчәк. Паразитны яндырырга, аңа май яки керосин тамызырга да ярамый. Шулай иткәндә аның сулыш органнары тыгылып калачак һәм бөҗәк эчендәгесен чыгарачак, бу инфекция эләгү куркынычын  тагы да арттырачак кына”, — дип сөйләде белгеч.

Табиб  кешеләргә үзләре белән урманга талпаннарны эләктереп алу өчен махсус җайланма алып барырга киңәш итә. Ул аңлатканча, андый җайланмага еш кына паразитны урнаштыру өчен пробирка да керә. Әгәр махсус җайланма булмаса, Сережина пинцет яки җеп кулланырга тәкъдим итә.

"Талпанда элмәкне тән тиресенә мөмкин кадәр якынрак сак кына тарттырып, аннан соң әйләндергән хәрәкәтләр   белән акрын гына, җепне 90 градуслы почмакта  бераз өскә тарттырып,  бөҗәкне чыгарырга кирәк.  Әгәр дә башы өзелеп калса, аны чыгармагыз. Талпан кадалган урынны спирт  яки йод белән  эшкәртегез һәм өч-биш көн көтегез, ул үзе чыгачак. Әгәр дә травмпункт ерак түгел икән, талпанны чыгаруны белгечләргә ышанып тапшыру яхшырак”, — дип нәтиҗә ясады табиб.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: